Җиһанша Усманов йорты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җиһанша Усманов йорты latin yazuında])
Җиһанша Усманов йорты
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Карта

Җиһанша Усманов йорты (Җ. Б. Усманов — Б. Х. Апанаев йорты)Казанның тарихи бинасы, Иске Татар бистәседә К. Насыйри урамы, 40 йорт адресы буенча урнашкан. XIX гасыр уртасында төзелгән. Региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объекты[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җ. Б. Усманов йорты

Йорт 1853 елда архитектор А .И. Пескеның үрнәк проекты буенча сәүдәгәр Җиһанша Бикмөхәммәт улы Усманов өчен төзелә. Йорт белән бергә ишегалды участогында кечкенә сабын кайнату заводы эшләгән булган. 1872 елда йорт һәм заводка сәүдәгәрнең улы Солтан-Габделгазиз варис була. 1898 елда завод бинасы архитектор Б.М. Нилус проекты буенча киңәйтеп эшләнә. Әмма 1900 елда ук инде ярлыланган сәүдәгәр йортны почетлы гражданка Биби-Фатыйма Хәсән кызы Апанаевага сата.[1].

1899 елда бина үзгәртеп корыла һәм анда "Төньяк номерлары" кунакханәсе урнашf. Совет чорында йорт "Xәй" кибете белән билгеле була, ә 2-3 катта "Совет" кунакханәсе урнашf.

2003-2005 елларда шәхси инвесторлар акчасына «Отель Шаляпин» дип аталган бинаны комплекслы реставрацияләү һәм реконструкцияләү үткәрелде.

Җ. Б. Усманов йорты классицизм стилендәге архитектура һәйкәле, шулай ук республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора. [2]

Архитектура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йортның антресоллары ике катлы, ул үрнәк проект буенча классицизм стилендә төзелгән. Йорт дүрт скатлы түбә белән капланган. Планда йорт турыпочмаклы, ике төкәтмәле, ишегалды ягыннан ишек һәм баскычлар куелганя. Бу төкәтмәләр ян яктан урнашкан һәм урамнан күренә. Кызыл сызыкка чыга торган фасад яктан 5 тәрәзә куелган. Декорабның детальләре буялган, беренче кат кытыршы таш белән бизәлгән. Рамлы наличникларда тәрәзәләр, беренче катта - тәрәзә төбендәге куышлар һәм филёнкалар читтән караганда озынайтып күрсәтә. Икенче катта - профиль белән түгәрәкләнгән ярымциркуллы тәрәзәләр. Фасад ике катның да горизонталь тәрәзә төбе, ике катлы һәм венчурлы кәрнизләр белән бүленгән. Йорт ягыннан каймаланган гирлянда бизәкләр өлешләтә сакланган.[1][3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Жилой дом, кон. XIX века // Объекты культурного наследия Республики Татарстан: Казань. Иллюстрированный каталог / гл. ред. Тарунов А. М.. — М.: НИИЦентр, 2018. — С. 645. — 984 с. — ISBN 978-5-902156-43-7.
  2. Rutraveller
  3. Дом З. Б. Усманова — Б.-Ф. Х. Апанаевой, 1853 г., арх. А. И. Песке. әлеге чыганактан 2020-06-26 архивланды. 2020-06-23 тикшерелгән.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани