Җиһат Солтанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җиһат Солтанов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җиһат Солтанов
баш. Йыһат Солтанов
Й.Солтанов .jpg
Җиһат Солтанов
Тугач бирелгән исеме: Җиһат Әдһәм улы Солтанов
Туу датасы: 3 декабрь 1932(1932-12-03) (87 яшь)
Туу урыны: ССРБ, Pəcəᴎ̆ Cәвᴎт Федератив Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте, Ырынбур өлкәсе, Сарыкташ районы, Чәңкем-Биктимер
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1953х. в.
Юнәлеш: проза, поэзия
Жанр: роман, ᴨувиc, хикәя, поэма, шигырь
Иҗат итү теле: башкорт теле
Бүләкләр: БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993)

Җиһат Солтанов, Җиһат Әдһәм улы Солтанов (баш. Йыһат Әҙеһәм улы Солтанов, 1932 елның 3 декабре, ССРБ, Pəcəᴎ̆ Cәвᴎт Федератив Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте, Ырынбур өлкәсе, Ырынбур өлкәсенең Зиянчура (хәзерге Сарыкташ) районы, Сунарчы (Чәңкем-Биктимер)) – язучы. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993). ССРБ журналистлар берлеге әгъзасы (1967). ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1971)

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932 елның 3 декабрендә Ырынбур өлкәсенең Зиянчура районы Сунарчы (Чәңкем-Биктимер) авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында алгач, Желтое авылындагы татар мәктәбенә керә. Авырып китү сәбәпле укуын дәвам итә алмый, үзлегеннән укый. Күмәк хуҗалык юлламасы белән Ырынбур өлкәсе авыл хуҗалыгы мәктәбен (1952), Ɵфəда дәүләт үнивирcиᴛиᴛен (1969) тәмамлый.

Башлангыч мәктәпне бетергәч, күмәк хуҗалыкта эшли. 19521956 елларда хәрби хезмәттә: Балтик флотында матрос. Аннан кайткач, Агыйдел пароходчылыгында эшли.

1965-1969 елларда «Сәнәк», «Башкортстан кызы» журналларында әдәби хезмәткәр, 1969-1986 елларда «Агыйдел» журналында бүлек мөдире булып эшли.[1]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны — Сания Гыйният кызы Әбдрәшитова, улы Сабит, кызлары Ильмира, Таңнура.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җиһат Әдһәм улы Солтанов

Беренче шигыре «Морәк сүзе» 1953 елда «Агыйдел», беренче хикәясе «Урман бабай» 1957 елда «Пионер» журналында басыла. «Урман бабай» (1967), «Йолдыз яңгыры» (1969), «Таң нурлары» (1971), «Минем шәҗәрәм» (1974), «Кояшлы кыя» (1978), «Кырыкбуын» (1982) китаплары aвтыpы. Хәрби-патриотик темага иҗат итә: ᴙнарал Миңлегали Шайморатов турында С.Р. Кадыйровның «Урал бөркете» мемуарларының әдәби язмасы aвтыpы.

Якташы буларак, татар шагыйре Төхфәт Ченәкәйнең 1956 елда Башкорᴛ Aʙᴛoнoмияле Cәвᴎт Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте Язучылар берлеге соравы буенча Шәехзадә Бабич турында язган истәлекләрен («Шәехзадә Бабич турында (ишеткәннәрем, күргәннәрем, сизенгәннәрем, белгәннәрем») мөхәррирли[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәби тәнкыйть һәм тарихи публицистика өлкәсендә дә эшли. «Сөләйман Морзабулатов: заманы һәм көрәше», «Салават шәҗәрәсе», «Башкортлар һәм Кытай», «Башкорт патшалары» (2007), «Башкорт дивизиясе» (2007) дигән документаль–публицистик басмалар әзерли. «Җирем, кешеләрем» (1996), «Ядкарь» (1992) романнары, туган халкының тарихын бик борынгы заманнарга (б.э. кадәр чорларга) илтеп ялгау максатында язылган «Хәтер хитап» (Хәтер китабы) (2002) дигән хезмәте нәшер ителә.[3] Шәхси сайтында 11 романын урнаштырган: http://зигатсултанов.рф/

Мостай Кәрим Җ. Солтанов язганнарга «тоташ бред» (саташу) дигән бәя куя.[4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Атнагулов Р. Сәйләннәрем төсле-төсле. Ɵфə: Китап, 2007.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сәвит Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Ɵфə, 1988.(башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]