Җомга мәчете (Мәдинә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җомга мәчете (Мәдинә) latin yazuında])
Мәчет
Җомга мәчете
гарәп. مسجد الجمعة
Ил Согуд Гарәбстаны
Шәһәр Мәдинә
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре мәчет
Төп даталар:
1988 соңгы үзгәртеп кору
Халәте гамәлдә

Җомга мәчете (гарәп. مسجد الجمعة‎) — Согуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәрендә урнашкан сөнни җәмигъ мәчете. Мәчет төзелгән урында беренче җомга намазы укылган дигән фараз бар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт вакытында Мөхәммәд пәйгамбәр һәм мөһаҗирләр дүрт көн юлда тоткарлана. Җомга көнне алар Мәдинәгә барып җитә һәм Вади-Рануна районында туктап, беренче тапкыр җомга намазын укый. Әлеге урында Җомга мәчете төзелгән.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче мәчет таштан төзелгән булган. Соңыннан берничә тапкыр үзгәртеп корылган. Соңгы реконструкция 1988 елда Согуд Гәрабстаны вакыфлар министрлыгы тарафыннан башкарыла. Иске мәчет сүтелә һәм яңа мәчет төзелә.

Мәчет комплексына имам һәм мөәзин бүлмәләре, китапханә, Тәхфид әл-Коръән мәдрәсәсе һәм тәһарәтханә керә. 1991 елда мәчет дин тотучылар өчен яңадан ачыла һәм 650 хаҗины сыйдыра ала.

Җомга мәчете Пәйгамбәр мәчетеннән 6 км ераклыкта урнашкан. Аның биш (бер зур, дүрт кечкенә) гөмбәзе, бер манарасы бар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]