Җузеппе Маззини

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Җузеппе Маззини
ит. Giuseppe Mazzini
Giuseppe Mazzini.jpg
Туган телдә исем Җузеппе Маззини
Туган 22 июнь 1805(1805-06-22)
Италия Генуя
Үлгән 10 март 1872(1872-03-10) (66 яшь)
Италия Пиза
Милләт италияле
Ватандашлыгы ИталияFlag of Italy.svg Италия
Альма-матер Университет Генуи[d]
Һөнәре юрист, инкыйлабчы
[[commons:Category:Giuseppe Mazzini|Җузеппе Маззини
ит. Giuseppe Mazzini]]
Викиҗыентыкта

Җузеппе Маззини, ит. Giuseppe Mazzini (1805 елның 22 июне, Италия, Генуя — 1872 елның 10 марты, Италия, Пиза) — Италия сәясәтчесе, юрист, язучы, философ, публицист, Италиянең милли азатлыгы һәм бердәмлеге өчен көрәшүче. 1849 елда Рим республикасының җитәкче триумвираты башлыгы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җ. Маззини Лондонда.
Фотограф Domenico Lama

1805 елның 22 июнендә Италиянең Генуя шәһәрендә җирле университетның анатомия профессоры гаиләсендә туган. Балачактан әдәбиятка тартыла. 1827 елда Генуя университетының юридик факультетын тәмамлый һәм Генуяда, Ливорнода нәшер ителүче газеталарда һәм әдәби-тәнкыйть журналларында хезмәттәшлек итә башлый.

1830 елда карбонарийларның яшерен идән асты оешмасына керә. Кулга алынып, Савона кирмәне төрмәсенә ябыла, соңыннан Франциягә сөрелә.

1831 елның җәендә Марсельдә (Франция) Италиянең бердәмлеге, республика строен булдыру һәм Австро-Венгрия хакимлегеннән бәйсезлеге өчен көрәшне җитәкләячәк «Яшь Италия» оешмасы төзи, шул ук исемдә журнал нәшер итә башлый. Швейцария территориясеннән Италиянең Пьемонт өлкәсенә һөҗүм итүне оештыра. Һөҗүм барып чыкмагач, Җ. Маззинины Франциядән чыгарып җибәрәләр, ул Женевада урнаша. Италия хөкүмәте «Яшь Италия» әгъзаларын җәзага тарта, читтән торып Җ. Маззинины үлем җәзасына хөкем итә.

1834 елда Швейцариядә «Яшь Италия»не «Яшь Аурупа» исеме астында яңартып кору тырышлыгы барып чыкмый.

1837 елның гыйнварында Лондонга барып урнаша. Анда Италия эшчеләре берлеге төзи.

1848 елда Италиядә инкыйлаб башлангач, Ватанына кайта, Җузеппе Гарибальди гаскәренә кушыла. Рим республикасының триумвираты (Саффи, Армелини белән бергә) башлыгы итеп сайлана. Рим милли җыелышы карары белән шәһәр Франция генералы Удинога бирелгәч, Лондонга китә. Мөһаҗирлектә вакытта акча җыю һәм волонтерлар туплап җибәрү юлы белән Гарибальди хәрәкәтенә ярдәм итә.

Берничә рәт Италия парламентына депутат булып сайлана, ләкин Ватанына кайту өчен 1866 елда игълан ителгән амнистиядән файдаланмый.

1872 елда Луганодан (Швейцария) Альп таулары аша Италиягә кайтканда салкын тиеп авырый, 10 мартта Пиза шәһәрендә вафат була. Генуяда җирләнә.

40 ел буе Италия милли-азатлык хәрәкәтенең сул буржуаз-демократик канаты әйдәманы була.

Иң әһәмиятле хезмәте — «Кешенең вазифалары турында». Аның уенча, Аурупадагы империяләр — Австро-Венгрия империясе, Россия империясе, Госманлы империясе җимерелергә, ә барлык халыклар тигез хокуклы булып үз тарихи җирләрендә яшәргә тиеш була.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ф.Н. Баһаутдинов. Музы и право. Казан: ТКН, 2010. ISBN 978-5-298-01883-8

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]