Җыен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җыен latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җыен

Җыен яки Корылтайтатарларда милли җыелыш, корылтай, күмәк ыруның ил, дөнья хәл торышы турында сөйләшеп, сүз, киңәш бирү өчен чакырган олы җыелышы.

Элек-электән үк татарлар тирә-юньндәге берничә авылның халкын берләштереп бер җыен уздыра торган булганнар.

Җыеннарның ыру, гомуми халык исеменнән үткәрелгәннәре еш кына ыру-ара, хәтта халыкара җыен төсен алган. Атайсал, Айдаболан җыенына, мәсәлән, Җиде ыру береге (Бөрҗән, Кыпчак, Түңгәвер, Юрматы, Тамъян, Катай, Үсәргән дигән ырулар) җыен җыйган. Зәйнулла җыены да шундый типтагы бәйрәм булган. Актүбә бәйрәмендә казаклар да катнашкан.

«Җыен» сүзе урынына элек монгол теленнән төркигә күчкән «корылтай» сүзен дә кулланганнар. Халык язмышы өчен үтә мөһим хәл килеп туса, мәленә карап тормый, һуннар заманыннан ук төркиләр, шул исәптән башкортлар да, алардан тыш хәзәрләр, бөҗәнәкләр, угызлар да мәҗбүри рәвештә корылтай җыйган булган.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVI гасыр уртасында рус патшасы Иван IV-нең чакыруы буенча, Мәскәү дәүләте белән Тарихи Башкортстанның берләшүе турында карар кабул иткәндә дә, башкортларның җиргә асабалык хокукын, динен, йолаларын тануы хакында Ак бәк патшаның «жалованная грамотасын» алып кайту уңае белән дә корылтайлар үткәрелгән. Русия белән Тарихи Башкортстанның шул документлар ярдәмендә ныгытылган договорлы мөнәсәбәте патша властьлары тарафыннан берьяклы бозыла башлагач, шул мөнәсәбәтләрне тергезүне таләп итеп, 1917 елда Февраль, Октябрь революцияләреннән соң, Русия составында Башкортстан дигән беренче автономияне игълан итү өчен дә башкортлар корылтай үткәргән.

Башкортлар җыен бәйрәмендә. ХХ гасыр башы, Ябалаклы авылы

«Җыенда җат кеше булмас», «Киңәшле җыен таркалмас» дип әйткәннәр. Борынгы заманнардан алып 1917-нче елгы революциягә хәтле Сабан туе бәйрәмен үләннәр тишелеп чыккач, мал-туарны болыннарга, кырларга чыгарып җибәргәч чәчү алдыннан май аенда уздырганнар. Чәчү беткәч Җыен узган. Сабан туен бер авыл үзе уздырса, Җыенны берничә авыл җыелып уздырганнар: «Җир җылынгач Җыен җыела» — халык мәкале. Шулай итеп, 5—10 авыл җыелышып бер җыен уздырганнар. Әмма революциядән соң коммунистлар Җыенны бетереп аның вакытында Сабан туен уздырырга булалар.

Җыен гимннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борын-борыннан башкортларның милли гимны исәпләнгән мәшһүр «Урал» җырын җырчылар, җыраучылар

« «Арал диңгеҙенән Алтайғаса

Йәйрәп ята башҡорттоң далаһы.
Йырҙарың күп һинең моңдарың күп,
Әйҙә, йырла башҡорттоң балаһы»

»

дигән сүзләрдән башлаган булганнар. Чыннан да башкортның җырлары күп, биләгән биләмәсе тап шулай киң булган. Гарәп хәлифәте илчесе Әхмәт ибн-Фадланның башкортларны 922 елда башлап Арал диңгезе буенда очратуы да, Алтай — Иртеш якларында Башкорт елгасы, Башкорт даласы дигән топонимик атамалар сакланып калуы да — шуңа дәлил.

Язын — язлауга, җәен — җәйләүгә, көзен — көзләүгә, аннан кире күчә-күчә, даими кышлар урынга, кайтып, малны курага кертеп, тибенүләрен тибендә тотып, аучылык итеп яшәгән бабаларыбызга:

Хак тәгаләнең кодрәте шундыйдыр:

« Бер алты айҙы ҡыш иткән,

Бер алты айҙы йәй иткән, —

»

дип, елны ике мизгелгә бүлү бик тә уңайлы булган. Алар өчен алты айлык җәй мизгеле, асылда, яңа елдан — Нәүрүздән башланган.

Мизгел бәйрәмнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтышар айлык ике мизгелдән торган ел тәүлегенә һәм халыкның кәсебенә тиешле йола бәйрәмнәре хасил булган. Алар шулай чиратлашкан: яңа ел тууын көн белән төн тигезләшкән вакытта (22-23 мартта) Нәүрүз бәйрәме белән билгеләгәннән соң, яз килүгә — Карга боткасы, Иртә яз (аны кыргыз-казак һәм кайбер башкортлар Кымыз борынчык дип атаган), кәккүк килүгә — Кәккүк чәе, Кузгалак бәйрәме; язгы эшләр тәмамлануга — Май чәе, Уен тавына чыгу (Хозурга чыгу, Сәхрәгә чыгу, Теләк салу) йола байрәмнәре үткәрелгән. Шуннан Ат аягы кыздыру көне, Сабантуй, Җыен; көн озаюдан туктагач — Җәйге Нардуган яки Кояш бәйрәме (25 июнь — 5 июль); көзен — Сөмбелә, Әбиләр чуагы; кыш үз көченә кергәч — Каз өмәсе, Сугым бәйрәме (Ит тәме әйтү); көн кыскарудан туктагач — Кышкы Нардуган (25 декабрьдән 5 февральгәчә), аннары февраль ахыры — март башларында — Сөрән, Кече ел, Олы ел, Баш итенә чакырышу (Сугым башын ашау) әйрәмнәре үткәрелә. Аларның күпчелеге милли җирлектә туса, кайберләре я төрки кардәшләребез, яисә фин-угыр һәм фарсы телле кәвемнәр белән уртак.

Мизгел бйрәмнәреннән тыш, башкортларның иҗтимагый тормышындаборын-борыннан җыеннар мөһим роль уйнаган. Авыл (ара, кече ыру, аймак) күләмендә генә үткәреләме, ыру, кабилә, гомуми халык вәкилләре күләмендә оештырыламы, алар башкорт җәмгыятендә һәр мөһим эшне, килеп туган мәсьәләне (яу чабу, яу кайтару, ханга, патшага, башка хакимнарга вәкил, гарызнамә һ. б. җибәрүне) хәл иткәндә, уртак фикер, караш, карарга, аннары бер нигездән кузгалып, килешеп эшләү өчен, җыен җыйган булганнар.

Җыеннар турында иске матбугатта һәм әдәбиятта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1915 елда «Вестник Оренбургского учебного округа» дигән басмада Б.Зорин дигән бер «Башкорт бәйрәме - җыен» дигән мәкалә бастыра. Ул шулай башланып китә: «Җыен, башкортларның җәйге бәйрәме, гадәттә, уракка төшәр алдыннан үткәрелә һәм мондый бәрәмнәр 15 майдан 10-15-нче июльгәчә сузыла».

Әхмәтзәки Вәлидинең «Хәтирәләреннән» исә шул мәгълүм: «Апрельнең беренче яртысында—татар авылларында чиратлап... сабан туе, май азакларында башкорт авылларына җыен бәйрәмнәре...» уздырыла торган булган. Яшь чагында ул үзе шул ике бәйрәмдә дә катнашып йөргән.

Зорин билгеләвенчә, җыен — башкортларның иң яраткан бәйрәме. Ул хәтта ачлык елны да үткәрелә. Бер атнадан җыен дигәндә, кыз-кыркын, бичә-чәчә, әби-сәби — бөтенесе дә тырышып-тырышып, булган йорт җиһазын, кием-салымын чистарта: юасын юа, мөрҗәләрен агарта.

Җыеннар геграфиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиләбе, Курган тарафларында тамыр җәйгән башкортлар җыенны «мәйдан», көньяктагылар «бәйге» дип йөрткән. Кайвакыт мондый атамалар урынына кая баруны аңлаткан исемнәр генә кулланылган.

Ыру-ара җыеннар кайда үткәрелсә, шул урынның исеме белән аталган. Зәйнулла җыены, Актүбә җыены, Ишембай җыены, Бәембәт җыены кебекләре әнә шундыйлар рәтенә керә. Сәнәк җыены, мәсәлән, Көньяк Уралдагы матур Сәнәк ташында үткәрелер булган. Аны, нигездә, шул тирәдә яшәгән Тамьян, Түңгәвер, Бөрҗән, Карагай-Кыпчак ырулары бергәләп, Барда җыенын хәзерге Пермь краеның Барда авылында Гайнә ыруы башкортлары җыя торган булган.

Киресенчә дә булгалаган: җыеннарның даны урын исеменә дә күчелгән. Дуан, Тырнаклы, Мырзалар дигән ырулар һәм аларның күрше-күләне җыен үткәрә торган тау аннары Хөкем тавы дип йөртелә башлаган. Бөрҗәндә Аскар-Исламбай ягындагы бер тауның — Әңгәмә тавы, Котан авылына якын бер түбәнең Туйбагы дип аталышы да җыенга бәйле. Бу турыда шушы атамалар белән бәйле топонимик риваятьләр бәян итә. Башкорт фольклорының башка жанрларына да, атап әйткәндә, «Чыңгызнамә», «Бабсак белән Күсәк», «Карасакал», «Юлай белән Салават», «Баек Айзар чәчән» ише эпосларда, «Икенче әрме» дигән җыр-риваятьтә һәм ыру шәҗәрәләрендә дә җыеннар чагылыш тапкан.

Җыеннар — хәзерге заманда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

СССРда ХХ гасырның соңгы чорында «перестройка» дигән яман аты чыккан яңа алмашыну дәверендә ил-көн, милләт язмышын, аннары китер юлны тикшерү максатында, башкортларның «Урал» милли-иҗтимагый үзәге (җитәкчеләре Рәшит Шәкүров, Марат Колшәрипов) корылтайлар традициясен яңадан тергезә. Башкортстан Республикасында 1995 елда I-нче, 2002 елда II нче һәм 2010 елда III-нче бөтендөнья башкортлары корылтайлары рәсми рәвештә үткәреләләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкорт теленең сүзлеге. 2 томлык. — Мәскәү, 1993. — 1-нче том, 444-нче бит

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әсфәндиәров Ә. З. Җыен // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Гөлгенә Баймирзина. Башкорт җыеннары 2014 елның 27 март көнендә архивланган.