Зилаер районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зилаер районы latin yazuında])
(Җылаер районы битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җылаер районы
Flag of Zilairsky rayon.svg
Байрак
Coat of Arms of Zilair rayon (Bashkortostan).png
Илтамга
Башкала Җылаер
Халык саны 16 590 (2010) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 20 аугыс 1930
Җәгърафия
АТБ Башкортстан
Мәйдан 5,773.99 дүрткел киламитер
Координатлар 52.2°N 57.4°E Edit this on Wikidata


Зилаер районы (рус. Зилаирский район, баш. Йылайыр районы) — Башкортстан Республикасының көньягында урнашкан муниципаль административ берәмлек. Төньякта — Бөрҗән, көнчыгышта — Баймак, көньяк-көнчыгышта һәм көньякта — Хәйбулла, көньяк көнбатышта — Зиянчура, көнбатышта Күгәрчен районнары белән чиктәш.

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елның 28 августында оештырыла, район составына Зилаер кантуны волостьлары керә. 1963 елда 1 февр. бөтерелә, территориясе Хәйбулла районы составына кертелә. 1965 елда 4 нояб. яңадан оештырыла. Мәйданы — 5774 км². Административ үзәге — Зилаер авылы, Уфадан көньяк көнчыгышка 410 км һәм Сибай тимер юл станциясеннән көньяк көнбатышка таба 135 км еракта урнашкан.

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халкы (мең кеше): 1939 елда – 30,5; 1959 — 28,4; 1989 – 18,7; 2002 – 18,9; 2010 – 16,6. Милли составы (2002): башкортлар — 56,5%, урыслар – 36,2%. Халыкның уртача тыгызлыгы — 3,2 кеше/км². Районда 19 авыл советы, 54 авыл торак пункты, иң зурлары: Зилаер (5,6 мең кеше), Юлдыбай (1,6 мең), Матрай (0,9 мең) авыллары.

2010 елгы җанисәп буенча районда башкортлар — 56,5 %, урыслар — 36,2 %, татарлар — 3,2 %, чуашлар — 2,8 %, башка милләт вәкилләре — 1,3 %[1] яши.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[2]1959[3]1970[4]1979[5]1989[6]2002[7]2010[8]1 гый 2018[9]
30 64828 40425 80721 77718 73418 93916 59014 894

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район территориясе Зилаер яйласында урнашкан. Рельефы ерымнарга бай, тирән елга үзәннәре булган вак таулыклар тезмәһеннән гыйбәрәт. Районның көнбатыш өлеше Зилаер синклинорие, көнчыгышы — Уралтау зонасы чикләрендә ята. Район территориясендә кирпеч-черепица чималы: комлы балчык (Сакмар), төзелеш ташы (Искуҗа) яткылыклары бар. Климаты континенталь, аз дымлы. Һаваның уртача еллык температурасы 1,2 °C, гыйнварда уртача температура –16°С, июльдә 18°С. Абс. макс. температура 38,4°С, абс. миним. температура –47 °C. Явым төшемнең уртача еллык микъдары 500—600 мм, җылы чорда 300—400 мм. Гидрографик челтәрне Ялан Зилаеры, Баракал, Зилаер кушылдыклары белән Сакмар елгасы; Олы Сүрәм кушылдыгы белән Олы Иек елгасы һ.б. барлыкка китерә. Соры һәм карасу соры тау урман туфрагы, юылган һәм көлсуланган тау кара туфрагы өстенлек итә. Районның төньягында өлгереп җитмәгән соры урман туфрагы, көнчыгышында — типик кара туфрак очрый. Киң яфраклы каен, нарат һәм карагач урманнары таралган. Территориянең 64% ы урман белән капланган. Хайваннар дөньясы урман төрләреннән тора. Кызларбиргән авылы тирәсендәге карт карагачлар — табигать һәйкәлләре. Районның көнбатыш өлеше Морадым тарлавыгы табигать паркына керә.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 елда авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 114,6 мең га (гомуми мәйданның 25% ы) тәшкил иткән, шул исәптән сүрүлек җирләр – 38,4, печәнлекләр – 32,2, көтүлекләр – 49,9; урманнар мәйданы – 376, җир өсте сулары – 1,4. Район тау урман зонасына һәм Урал аръягы дала зонасына керә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре [3 МУАХП, 160 игенче (фермер) хуҗалыгы] иген культуралары, мал азыгы культуралары үстерүгә, ит сөт юнәлешле сыер малы үрчетүгә махсуслаша. Елкычылык, умартачылык үскән. Район территориясендә Үркәч урман эшкәртү хуҗалыгы, Зилаер һәм Кананикольский урман хуҗалыклары, “Урал аръягы урманы” ҖЧҖ урнашкан. Районда “Зилаер сельэнергосы” ҖЧҖ, юл ремонтлау төзү идарәсе һ.б. эшли. Район территориясеннән Магниттау (Чиләбе өлк.)—Ира, Юлдыбай—Акъяр—Желтое (Ырымбур өлкәсе), Җылаер–КананикольскийИске Собхангол автомобиль юллары үтә. Урал икътисади төбәгенә керә.

Социаль, мәдәни өлкәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда һөнәрчелек лицее, 29 гомуми белем бирү мәктәбе, шуларның 11 е урта мәктәп, махсус коррекция интернат мәктәбе, 12 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, балалар ижады йорты, ДЮСШ; үзәк район һәм участок дәваханәлары, 3 амбулатория, 34 филшер акушерлык пункты, 31 клуб, 17 китапханә, И.И.Дилмөхәмәтовтың йорт музее, тарих туган якны өйрәнү музее бар. Районда 18 үзешчән сәнгать халык коллективы эшли. “Зилаирские огни” һәм “Авыл утлары” (башкорт телендә) гәзитләре чыга.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Итоги Всероссийской переписи населения по Республике Башкортостан (pdf). Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан. 2013 елның 5 март көнендә тикшерелгән. 2013 елның 9 март көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  2. ССҖБ җанисәбе (1939)
  3. ССҖБ җанисәбе (1959)
  4. ССҖБ җанисәбе (1970)
  5. ССҖБ җанисәбе (1979)
  6. ССҖБ җанисәбе (1989)
  7. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  8. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  9. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]