Җырлый торган өстәл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җырлый торган өстәл latin yazuında])
Җырлый торган өстәл
Уенчылар саны
3тән күбрәк
Уйнау урыны
өй
Физик активлык
түбән

Җырлый торган өстәл — татар балалар уены. Бу уен кече яшьтәге балалар тарафыннан бүлмәдә уйнала.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер баланы уен башланыр алдыннан ук өстәл астына кертәләр. Аннан өстәл сатучы билгеләнеп куела. Ул: «Өстәл сатам, өстәл сатам. Гади өстәл түгел, җырлый торган өстәл», — дип кычкырып йөри. Бер бала өстәл алырга килә:

— Өстәлең күпме тора?
— Йөз сум.
— Кыйммәт, хакын төшер...
— Юк, гади өстәл түгел ул, җырлый торган өстәл, — ди сатучы. — Менә кара.

Сатып алучы: «Әйдә, өстәл, җырла!» — дип өстәлгә сугып әмер бирә. Өстәл астындагы бала җырлап җибәрә. Җыр беткәч, сатып алучы акча бирә. Шул вакыт сатучы да, өстәл астындагы бала да яшеренәләр.

Сатып алучы үзе дә җырлатып карамакчы була.

— Яле, өстәл, җырла, — дип, өстәлгә сугып карый. Өстәл җырламый. Сатып алучы: «Их, явыз сатучы, мине алдаган», — дип, сатучыны эзли башлый. Уен шуның белән бетә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.