Җәбир ибн Хәйян

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәбир ибн Хәйян latin yazuında])
Җәбир ибн Хәйян
Туган телдә исем Әбу Абдаллаһ Җәбир ибн Хәйян әл-Азди әс-Суфи
Туган 721(0721)
Тус, Гарәп хәлифәлеге
Үлгән 815(0815)
Куфә, Гарәп хәлифәлеге
Милләт гарәп
Ватандашлыгы  Габбасиләр хәлифәлеге[d]
Һөнәре галим

 Җәбир ибн Хәйян Викиҗыентыкта

Җәбир ибн Хәйян, Әбу Абдаллаһ Җәбир ибн Хәйян әл-Азди әс-Суфи (гарәп. جابر بن حيان‎; 721, Тус, Гарәп хәлифәлеге815, Куфә, Гарәп хәлифәлеге) — атаклы гарәп алхимигы, табиб, фармацевт, математик һәм астроном. Урта гасырлар Аурупасында латинлаштырырлган Гебер (Geber) исеме белән танылу алган. Геберны «химиянең атасы» дип йөртәләр.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәбир ибн Хәйян (Гебер) аурупалылар күзаллавы буенча
Җәбир ибн Хәйян кулланган әсбаплар
Җәбир ибн Хәйян (Гебер) турында картина. 1929.

721 еллар тирәсендә Гарәп хәлифәлегенең (Габбәсиләр хәлифәлеге) Тус шәһәрендә (хәзерге Иран) Ямән иле ватандашы аптекарь – фармацевт Хәйян әл-Азди гаиләсендә туган.

Ул, беренче буларак, азот, тоз һәм күкерт кислоталарын ачкан. Күп кенә химик процессларның (парга әйләнү, сублимация, дистилляция һ.б.ш.), химик операцияләрнең (куу, эрү-эретү, кристаллашу һ.б.ш.), химия препаратларының (күкфараз (купорос), нашатыр һ.б.ш.) тасвирламасын язып калдырган. Серкә кислотасын, азот кислотасының сыек эремәсен, кургашлы акшарны табу ысулларын аңлаткан. Химия тарихы белгече Эрик Джон Холмъярд Җәбир ибн Хәйянның алхимияне эсперименталь фән буларак үстерүен югары бәяли. Рожер Бэкон аны «укытучыларның укытучысы» дип атый, Кардан Җәбир ибн Хәйянны дөньяның иң бөек генийлары арасына кертеп саный[1].

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәбир ибн Хәйян Евклидның «Башлангычлар» һәм Птолемейның «Альмагест» хезмәтләренә комментарийлар язган. Шулай ук «Астролябия төзелеше турында китап», «Күркәм зиҗ», «Яктырткычларның торышы турында китап», «Көзгеләр турында китап» авторы булып тора. Табиб буларак, «Агулар һәм агуга каршы дарулар» китабын, «Шәфкатьлелек» китабын язган.

Әсәрләре арасында «Җитмеш китабы» аеруча кызыклы. Әлеге китап дини, сәяси һәм табигать фәннәре буенча сорауларга багышланган 70 бүлектән торучы энциклопедияне хәтерләтә. Китапның соңгы бүлекләрендә металлар һәм минераллар турында мәгълүматлар китерә. Табигатьтә очраучы җисемнәр арасында Җәбир ибн Хәйян игътибарын 7 металлга юнәлтә, минераллар турында да мәгълүматы күп. Җисемнәрнең үзенчәлекләренә (мәсәлән, металларның эрү, кою, металл ялтыравыгы кебек үзенчәлекләре) аңлатма бирү өчен Аристотель уйлап тапкан 4 элемент-сыйфат кына җитми башлый, шуңа күрә Җәбир ибн Хәйян металлар килеп чыгышының «терекөмеш-күкерт теориясе»н тәкъдим итә:; аныңча, металлар ике өлештән — металлылык башлангычыннан (фәлсәфи Терекөмеш) һәм янучанлык башлангычыннан (фәлсәфи Күкерт) тора.

Җәбир ибн Хәйян тәгълиматы буенча, коры парга әйләнүләр җирдә тупланып, Күкерт бирә, юеш парга әйләнүләр исә Терекөмешне бирә. Соңыннан Күкерт белән Терекөмеш, төрле сыйфатларда кушылып, билгеле җиде металлны бирә. Иң камил металл булып исәпләнүче алтын, терекөмеш белән күкерт тәңгәл үлчәмдә берләшсә генә барлыкка килә ала. Галим, алтын һәм башка металларның өлгерүе җирдә озак һәм даими бара, дип исәпли. Алтынның өлгереп җитүен нинди дә булса медикамент яки «эликсир» ярдәмендә тизләтеп була, дигән фикер әйтә. Әлеге эликсир металлардагы Терекөмеш белән Күкертнең чагыштырмасын үзгәртә һәм металларның алтынга яки көмешкә әйләнүенә китерә ала.

«Ялган» Гебер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIV гасырда Аурупада Җәбир ибн Хәйянга сылтама белән «Камиллекләр суммасы, яки металларны кыйммәтләндерүнең бөек сәнгате турында тәгълимат» (Summa perfectionis), «Металларны кыйммәтләндерүне тикшерү турында китап» (Liber de investigatione perfectionis), «Фәлсәфи мичләр турында китап» (Liber fornacum) һәм башка алхимик трактатлар таралыш ала. Аларны тарихта исеме калмаган испан алхимигы язган дип исәпләнелә. Әлеге испан алхимигы атаклы гарәп алхимигы исеменнән алхимиянең теориясе һәм практикасы турында мәгълүматлар язып калдыра. Мәсәлән, төрле химик операцияләр (дистилляция, сублимация, фильтрация, коагуляция) өчен кирәкле аппаратура, алтынны көмештән һәм көмешне кургаштан аерып алу ысуллары турында яза.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гебер Пауло Коэльоның «Алхимик» бестселлерында телгә алына[2].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хусам Диб. Путеводитель по Исламу Презентация книги Путеводитель по Исламу (Muhammad Pocket Guide)(үле сылтама). М.: Издательство ДУМ г.Москвы, 2016. ISBN 978-5-9908782-0-4
  2. Syed Nomanul Haq. Names, Natures and Things: The Alchemists Jabir ibn Hayyan and his Kitab al-Ahjar (Book of Stones), [Boston Studies in the Philosophy of Science p. 158] (Dordrecht: Kluwer Academic Publishers, 1994), ISBN 0-7923-3254-7.
  3. E J Holmyard and Richard Russell. Geber's Alchemical works.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]