Җәвад Тәрҗеманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәвад Тәрҗеманов latin yazuında])
Җәвад Тәрҗеманов
Туган телдә исем Җәвад Әфтах улы Тәрҗеманов
Туган 8 июль 1920(1920-07-08)
Казан
Үлгән 9 март 1995(1995-03-09) (74 яшь)
Казан
Яшәгән урын Иске урам, Казан[1]
Мехчылар урамы[2]
Һөнәре язучы
Ата-ана
Кардәшләр Әмин Тәрҗеманов
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр нәмзәте[d]

 Җәвад Тәрҗеманов Викиҗыентыкта

Җәвад Әфтах улы Тәрҗеманов (1920 елның 8 июле, Казан — 1995 елның 9 марты, Казан) — татар язучысы, галим, техник фәннәр кандидаты, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1981), 1947 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәвад Тәрҗеманов 1920 елның 8 июлендә Казан шәһәрендә туган. 1938 елда Яңа Бистәдәге 13 татар урта мәктәбен тәмамлагач, С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтының механика факультетына укырга керә. Бөек Ватан сугышы елларында, институтта уку белән бергә, җитештерү бүлегендә станоклар көйләүче мастер булып эшли. 1944 елда диплом яклап, институтның металлар технологиясе кафедрасында аспирантурага калдырыла һәм бер үк вакытта заводта инженер-технолог хезмәтен алып бара. 1950 елны ул техник фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый һәм аннан соң үзе укыган Казан химия-технология институтының металлар технологиясе кафедрасында чирек гасырдан артыграк доцент булып эшли, институтта чыгарылган «Гыйльми язмалар» басмасының озак кына еллар җаваплы сәркатибе һәм редакторы вазифаларын башкара. Аның үз белгечлеге буенча дистәләгән гыйльми хезмәтләре бар. Фән һәм техника өлкәсендәге хезмәтләре өчен Җәвад Тәрҗеманов 1981 елда «Татарстан АССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Җәвад Тәрҗеманов 1995 елның 9 мартында, Казан шәһәрендә вафат була.

Әдәби иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җ. Тәрҗеманов әдәбиятка мәктәптә укыган вакытында ук килә. Аның шигърият өлкәсендәге беренче тәҗрибәсе — «Безнең җавап» исемле шигыре җиденче сыйныфта укыган чагында язылып, 1935 елда «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыга. Шуннан соң ул бу газета битләрендә шигырьләре, мәктәп тормышы турындагы кечкенә мәкаләләре белән даими катнаша башлый. 1938 елда, 10 сыйныфта белем алганда, аның «Галстук» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

Прозада язучы кыска хикәяләре һәм бигрәк тә әкиятләре белән таныла. Аның «Ябалак һәм Тавык» (1940), «Шуктуган» (1962), «Шаян һәм Наян» (1965), «Көмешкойрык» (1967) кебек әкиятләре нәни укучылар арасында зур популярлык казана һәм бик күп телләрдә басылып чыга.

60нчы еллардан башлап ҖәвадТәрҗеманов яшьләр һәм өлкәннәр өчен дә яза. Күп еллар буе фән өлкәсендә эшләү, Казан университетының үткәндәге тарихыннан бай фактик материаллар туплау әдипне прозада зур әдәби-документаль әсәр язуга этәрә, һәм 1965 елда аның бөек математик Н. И. Лобачевскийның тормышы һәм фәндәге беренче адымнары турында «Лобачевскийның яшьлеге» (рус. «Юность Лобачевского») һәм «Көмеш дага» исемле документаль романнары басылып чыга.

Җәвад Тәрҗеманов публицистика, очерк, әдәби тәнкыйть һәм балалар драматургиясе өлкәсендә дә эшли. Аның балалар өчен төрле жанрда язган әсәрләре 1980 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Ачкыч һәм баскыч» исемле күләмле җыентыгында урын алган.

1947 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]