Җәваһирә Сәләхова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәваһирә Сәләхова latin yazuında])
Җәваһирә Сәләхова
Туган телдә исем Җәвәһирә Сәләх кызы Сәләхова
Туган 1 октябрь 1925(1925-10-01)
Татарстан АССРның Балтач районы, Түбән Кенә авылы
Үлгән 24 декабрь 2009(2009-12-24) (84 яшь)
Мәскәү
Яшәгән урын Достоевски урамы, Казан[1]
Милләт татар
Һөнәре җырчы
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган артисты

Җәваһирә Сәләховататар җырчысы, Татарстанның атказанган артисткасы (1957).

Ул Татарстанның Балтач районы Түбән Кенә авылында Сәләх абзый гаиләсендә унынчы, төпчек бала булып дөньяга килә. Арча районының Апаз авылындагы тулы булмаган урта мәктәптә укып, 1939 елда җиде сыйныф белем ала. Уку елларында үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, үзенең моңлы җырлары белән авылдашларын сокландыра.

1939 елда Мәскәү музыка училищесына укырга керә.

1941 елда татар сәнгате зур бәйгегә — Мәскәүдә узачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына хәзерләнә. Шушы чорда Җәваһирә Сәлахова да Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә вокал солисты итеп чакырыла. Вакытлыча гына дип килгән җырчы үзенең бөтен иҗат гомерен шушы филармониягә багышлый — монда ул кырык елдан артык эшли.

Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, 1941 елда Мәскәү татар сәнгатькәрләрен кабул итә алмады. Декада күп еллар үткәч, 1956 елда гына узды. Анда Җәваһирә Сәлахова үзенең зур сәнгать остасы икәнен күрсәтте, «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде.

Бөек Ватан сугышы елларында ул, хезмәттәшләре белән бергәләп, алгы сызыкта сугышучы солдатлар алдында күп мәртәбә чыгышлар ясады, аларга батырлык рухы бирде.

Татар җыр сәнгатен үстерүдәге олы хезмәтләре өчен Җәваһирә Сәлаховага 1956 елда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.

Җәваһирә Сәләхова — милли җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән, 40 елдан артык халкыбызга хезмәт иткән күренекле җырчы. Аның исеме Г. Сөләйманова, Р. Ваһапов, З. Басыйрова исемнәре белән янәшә язылырлык. Татар эстрадасының чишмә башында Җәваһирә Сәләхова һәм Рәшит Ваһапов тора, дисәк, һич ялгышмабыз. Сәхнәгә иң беренче дуэт белән җырлауны алып менүчеләр дә алар булалар. “Мәрфуга”, “Зөләйха”, “Галиябану” җырлары “Алтын фонд”та алар тавышы белән сакланган.

Җ. Сәләхова гомеренең соңгы елларын Мәскәүдәге кызы гаиләсендә үткәрде.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]