Ягъфәр Әхмәтшин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ягъфәр Әхмәтшин latin yazuında])
(Җәгъфәр Әхмәтшин битеннән юнәлтелде)
Ягъфәр Әхмәтшин
Туу датасы 1 гыйнвар 1924(1924-01-01)
Туу урыны Ырынбур өлкәсе Әсәкәй районы, Котлый авылы
Үлем датасы 13 март 1945(1945-03-13) (21 яшь)
Үлем урыны Польша
Иялек РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре Пехота пехота
Дәрәҗә Калып:ССРБ, лейтенант
Җитәкчелек иткән взвод, рота (1945)
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин орденыКызыл Йолдыз ордены

Ягъфәр Әхмәтшин , Ягъфәр Әхмәт улы Әхмәтшин, рус. Ахметшин Ягафар Ахметович (1924 елның 1 гыйнвары, Ырынбур өлкәсе, Әсәкәй районы, Котлый авылы — 1945 елның 17 гыйнвары, Польша (Варшава воеводалыгы), Карнево бистәсе) — Бөек Ватан сугышында катнашучы. 1нче Беларус фронты 48нче армия 399нчы укчы дивизия 1348нче укчы полкның взвод командиры. Советлар Берлеге Каһарманы (1945, вафатыннан соң). Лейтенант.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1924 елның 1 гыйнварында Урта Идел өлкәсе Богырыслан округы (хәзерге Ырынбур өлкәсе Әсәкәй районы) Котлый авылында крестьян гаиләсендә туган. Туган авылында 7 сыйныфны тәмамлагач, 1938 елда Богырслан педагогия укуханәсенә укырга керә.[1] 1941 елның 1 декабреннән Эшче-крестьян Кызыл Гаскәрендә хезмәт итә.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942 елда Тверь өлкәсе Красный Холм хәрби пехота укуханәсен тәмамлагач, фронтка җибәрелә. Брянск, Үзәк, 1нче, 2нче, 3нче Беларус фронтларында була. 1943 елда Курск дугасында сугышларда катнаша. Украина, Беларус, Польшаны азат итешә. 1нче Беларус фронты 48нче армия 399нчы укчы дивизия 1348нче укчы полкның взвод командиры Әхмәтшин Польшаның Остров-Мазовецка шәһәре янында 1944 елның 3-4 сентябрендә батырлык күрсәткән. Аның взводы бер ротага якын дошманны юк иткән, танкка каршы ата торган 3 тупны кулга төшергән.
1944 елның 4 сентябрендә сафтан чыккан рота командирын алыштырган һәм беренчеләрдән булып Нарев елгасын кичкән. Ул җитәкләгән рота дошман траншеяларын яулаган. 1945 елның 24 мартында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелгән (вафатыннан соң).
1945 елның 17 гыйнварында һәлак булган, Варшава воеводалыгының Карнево бистәсендә җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Укыган мәктәбендә балалар оешмасы каһарман исемен йөрткән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.1 (А-В). Казань, 2002.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
  • Советлар Союзы Геройлары - якташларыбыз. Казан, 1990.
  • Оренбуржцы в боях за Родину. Челябинск, 1978.
  • Рассказы о героях. Челябинск, 1971.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. [1](үле сылтама)