Җәйничелек
| Җәйничелек | |
|---|---|
| Байрак[d] | |
| Нигезләнү датасы | БЭК V гасыр[1] |
| ... хөрмәтенә аталган | Arihant[d] |
| Нигезләүче | Махавира[d][1] |
| Әүвәлгесе | Һинд дине һәм Ведачылык[d] |
| Йогынтысын кичергән | Шрамана[d] һәм брахманизм[d][1] |
| Беренче язма телгә алу | БЭК III гасыр[2] |

Җәйничелек яки Джайнизм[4] (санскр. जैनजैन, jaina IAST санскр. जिनजिन, jina IAST, "җиңүче") — Б.Э.К IX—VI гасырларда Һиндстанда барлыкка килгән дин[5][6]; үз тәгълимәте буенча җәйничелек һәр вакыт булган[7][8][9]. Нигез төзеүче, кайсы бер фаразлар буенча борынгы гореф-гадәтне саклаучы[10][11]) булып кшатрий Вардхамана яки Джина Махавира исәпләнә.
Җәйничелектә дөньядагы тереклек ияләренә зыян итмәскә дип нәсыйхәт әйтелә. Җәйничелек фәлсәфәсе һәм гамәле иң беренче чиратта зур ләззәтлек кичерүгә китерүче үз-үзеңне камилләштерүгә нигезләнә. Нирванага ирешүче, гәүдәне калдырып китүче җан джинна дип атала. Борынгы кулъязмаларда җәйничелек джайн дхарме һәм шраман дхарме белән беррәттән кулланыла. Хәзерге вакытта җәйничелек, Һиндстанда 5-6 миллион кешене берләштергән, иң зур һәм көчле дини җәмгыять булып санала[12][13]. Җәмгыять Төньяк Америка, Көнчыгыш Европа, Ерак Көнчыгыш, Австралия дәүләтләреннән һәм башка тарафлардан килгән иммигрантлар хисабына тулылана[14]. Җәйниче китапханалары Һиндстанда иң борынгы китапханалар[15]. Җәйничелек һәркайсы мәхлүк индивидуаль һәм мәңгелек җан булып тора дип исәпли. Җан сансарадан аерылгач мокшага әверелә. Тик аның өчен дәрвиш булырга кирәк, шуның өчен аскетизмга зур игътибар бирелә[16].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 Encylopédie des religions — 1 — Encyclopædia Universalis, 2002. — 657 — ISBN 2-85229-922-4
- ↑ Колонны Ашоки
- ↑ Jain Symbol. Jainworld. әлеге чыганактан 2012-10-14 архивланды. 29 March 2012 тикшерелгән.
- ↑ Гусева Н.Р. Джайнизм. М., 1968.
- ↑ Helmuth von Glasenapp,Shridhar B. Shrotri. 1999.
- ↑ Dundas, Paul. 2002.
- ↑ Helmuth von Glasenapp,Shridhar B. Shrotri. 1999.
- ↑ Dundas, Paul. 2002.
- ↑ Varni, Jinendra; Ed. Prof.
- ↑ Joel Diederik Beversluis (2000) In: Sourcebook of the World’s Religions: An Interfaith Guide to Religion and Spirituality, New World Library : Novato, CA ISBN 1-57731-121-3 Originating on the Indian sub-continent, Jainism is one of the oldest religion of its homeland and indeed the world, having pre-historic origins before 3000 BCE and the propagation of Indo-Aryan culture…. p. 81
- ↑ Jainism by Mrs.
- ↑ Wolfram Alpha: Jainism : country, population, types, central figure, .... Wolfram Alpha. 23 June 2012 тикшерелгән.
- ↑ Indian Census. Censusindia.gov.in. 2010-09-01 тикшерелгән.
- ↑ Estimates for the population of Jains differ from just over four million to twelve million due to difficulties of Jain identity, with Jains in some areas counted as a Hindu sect.
- ↑ The Jain Knowledge Warehouses: Traditional Libraries in India, John E. Cort, Journal of the American Oriental Society, Vol. 115, No. 1 (January — March, 1995), pp. 77-87
- ↑ Яблоков И. Н. История религии. В 2 томах. Том 1. 3-е издание.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Костюченко В.С. Диалектические идеи в философии джайнизма. // Философские науки. — 1975. — № 6. — С. 90-98.
- Бонгард-Левин. Г.М. Древнеиндийская цивилизация. Философия, наука, религия. М., Главная редакция восточной литературы издательства «Наука», 1980.
- Терентьев А.А. Джайнские представления о сущности человека. — Новосибирск, 1983.