Җәлил Фазлыев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәлил Фазлыев latin yazuında])
Җәлил Фазлыев
Файл:Җәлил Фазлыев.jpg
Туган 24 сентябрь 1956(1956-09-24) (67 яшь)
ТАССР Бөрбаш авылы
Милләт татар
Һөнәре дин эшлеклесе
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы (1991), ТР «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән һәм ТҖМДН медале
II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале
II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале

Фазлыев Җәлил Васыйл улы — татар дин эшлеклесе, авыл хуҗалыгы белгече, икътисадчы һәм хаҗи-әкбәр. Татарстан республикасының баш казые.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956 елның 24 сентябрендә Бөрбаш авылында туган. Урта белем алганнан соң Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетында укый, 1979 елда икътисадчы-оештыручы белгечлеге ала.

1979-1980 елларда — Совет Армиясендә.

1981-1988 елларда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә, 1988-1994 елларда «Бөрбаш» совхозында баш икътисадчы була. Шушы елларда Җ.Фазлыев үзен бөтен район күләмендә тирән хәзерлекле, авыл хуҗалыгы производствосын яхшы белүче, аңа икътисадый юнәлеш бирергә сәләтле белгеч итеп танытты, югары абруй казанды. 1989 һәм 1994 елларда районның иң яхшы иктисадчысы дип танылды һәм район хакимиятенең Мактау Таныклыгы, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. 1991 елның декабрендә аңа Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы исеме бирелде.

1995 елдан, илнең икътисады базар системасына күчү белән «Бөрбаш» совхозында коммерция буенча директор урынбасары вазыйфасы булдырыла һәм ул Җ.Фазлыевка тапшырыла. Совхозда ярдәмчел җитештерү тармаклары булдыру, бартер тәртибендә товар алмашу оештыру юнәлешләрендә эшләп ул хуҗалыкның икътисадын ныгытуга зур өлеш кертә.

Балачактан ук дингә ихлас бирелгән кеше буларак, Җ.Фазлыев Балтач районында дини хәрәкәтне торгызучыларның берсе һәм башлап йөрүчесе була. 1990 елда ул экстерн тәртибендә имтихан тапшырып имамлыкка шәһадәтнамә ала. 1990 елдан — Бөрбаш мәчетенең имамы. Аның инициативасы һәм җитәкчелеге белән 1998 елда районда беренчеләрдән булып Бөрбашта яңа мәчет төзелде, бүгенге көндә бу мәчет яшьләр өчен физкультура-спорт, ял итү бүлмәләре һәм җайланмалары булган заманча дин һәм мәдәният үзәге. Җ.Фазлыев инициативасы белән район мәктәпләрендә балаларны ислам дине нигезләренә, ислам әхлагына укыту башланды.

Үзенең тирән гыйлеме, ихласлыгы, инандыру сәләте, ару-талуны белмәс эшчәнлеге белән Россия ислам җәмәгатьчелегендә иң абруйлы шәхесләрнең берсенә әверелде. Дин мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре белән вакытлы матбугатта еш чыгышлар ясый. Аның «Җәлил хәзрәт вәгазьләре», «Җәлил хәзрәт дәресләре», «Иманлы бала», «Имам вазыйфалары», «Ягез, бер дога» һ.б. китаплары дингә килүчеләрнең өстәл китабына әверелделәр. 2005 елда «Йөз дә бер вәгазь» исемле зур вәгазьләр китабы басылып чыкты.

1994 елдан районның, 2000 елдан — Татарстанның баш мөхтәсибе. 1995 елда Татарстан республикасындагы диния нәзарәтендә Үзәк ревизия комиссиясе рәисе итеп сайлана. 1998 елдан — Татарстанның төньяк районнарын, Киров өлкәсенең чиктәш районнарын берләштергән Төньяк казыятның баш казые. 2006 һәм 2010 мөселман корылтайларында Татарстанның Баш казые итеп сайлана.

1993 һәм 1997 елларда Хаҗ сәфәре кылды һәм хаҗи-әкбәр дәрәҗәсен алды.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]