Җәлил чаткылары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәлил чаткылары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Җәлил чаткылары

                                    Әдәби берләшмә
                              Сарман ягы-сандугачлар ягы,
                              Сарманлыда-хезмәт,ил гаме.   
                              Былбылга тиң Зөһрәләре туган,
                              Мең елга бер туган   Илһамы.
                              Татар иле гуя башлана күк 
                              Нәкъ  Җәлилдән менә,Сарманнан .
                              Җаннарына таңгы таба,кайтып,
                              Тормышларын кайгы сарганнар.

Табигатьнең искиткеч гүзәл бер урынында төзелгән Җәлил бистәсендә 38 ел инде «Җәлил чаткыларылары» әдәби берләшмәсе эшләп килә. Тарих битләренә күз салыйк. Берләшмә 1981 нче елның 7 маеннан бирле эшли,Әлмәт язучылар берлеге рәисе Әдип ага Маликов фатихасы белән оешкан.Беренче оештыручысы һәм җитәкчесе-шагыйрь, отставкадагы подполковник ,тынгысыз хезмәт ветераны Илдус ага Мәрданшин. Берләшмәнең беренче әгьзалары:Илгиз Фәрхетдинов,Гөлнур Мәхмүтова ,Николай Сидоров,Венера Булатова,Кадрия Сөйләйманова,Асфия Мәхмутова,Мәгафур Йөзлибаевлар булалар.Шул вакыт эчендә берләшмәгә йөреп, иҗат белән актив шөгыльләнүче шагыйрьләр: районның Соббух Рафиков исемендәге премиясе лауреаты, лирик шагыйрь Азнакай кызы Гафифә Салих кызы Гаффарова, нефтьче ветеран, «Җәлилнефть» идәрәсенең нефтьчесе,»Почет билгесе» ордены кавалеры,туры сүзле Булат Сабир улы Аюпов, Илдус Марданшин,Рухия Ахунҗанова, райондащыбыз ,үзеңең иң җылы хисләрен язмалары аша җиткерә белүче Әнисә Галимҗан кызы Минһаҗева,бистәбезнең «Ак калфак» фольклор ансабле солисткасы ,тәрбия,әхлак турындагы шигырьләре белән уйландыручы,тел сагында торучы Расиха Миннегали кызы Гыйльфанова 13 тән артык китап бастыралар.Әдәбиятны, иҗат эшен чын күңелдән яратып ,үҗәтләнеп иҗат итүчеләр һәм халыкта шигърияткә мәхәббәт тәрбияләүдә,әдәбиятны пропагандалауда актив эшләүчеләр тупланган анда.Берләшмәнең җанланып китүендә Әнисә Минһаҗева,Анна-Әнисә Әхмәтбаева, Алмира Терехова кебек шәхесләрнең килеп йөрүләре әһәмиятле роль уйный.

                                        Кыргый аланда Җәлил исеменә
                                        Нефтьчеләр бистә ясаганнар.
                                       «Җәлил чаткылары»-алар берләшкәннәр,
                                         Шигьрияткә ,җырга сусаганнар.
                                         Чаткылардан чәчрәп очты  очкын 
                                          Кабынды да дөрли –дөрли яңа…

Бистәбезнең иҗат чишмәсе елдан –ел»тирәнәя», берләшмә тирәсендә яңадан- яңа әдәби көчләр өстәлә.Берләшмә әгьзалары арасында һөнәрләре буенча укытучылар,эшчеләр,хезмәткәрләр,нефтьчеләр,һ.б. бар. Алар тарафыннан язылган шигырьләр туган якка,туган төбәккә мәхәббәт,Ватанга бирелгәнлек белән сугарылган һәвәскәр авторларыбыз үз укучыларының түренә мөмкин кадәр тирәнлек утеп керү уе белән иҗат итәләр.Гомүмән,әдәби көчләрнең халык алдында чыгыш ясавы табигый күренеш булып әверелде.

                                       Әй, Җәлил, туган ягым,
                                       Урман, болын, юлларың бар. 
                                        Киң мәйданың каршы ала, 
                                        Булмасын күңелләр тар. 
                                        Әй, Җәлил, туган ягым, 

Урман, болын, юлларың бар, - дип яза Илдус Мәрданшин үзенең шигырендә. Ул үзенең туган яклары – Җәлил бистәбез белән бәйле һәр нәрсәне үтә дә нечкә хис-тойгылар белән, хәтта берникадәр илһамландырып кабул итә. Шагыйрьнең иҗаты белән якынрак танышкан саен шуңа төшенә барасың, ул кулланган образ-сурәтләрнең мәгънәсен әдәби төшенчәләр белән генә чикләп булмый. Ул туган җирнең табигатен, җирен-күген, һава-суларын, ниһаять, кешеләрен ходай ихтыяры, дөнья шаукымы итеп кабул итә. Шагыйрь өчен “туган як тойгысы”, “туган җир хисе” үзенчәлекле ышануларга әверелеп китә. Тагын бер шагыйребезне алыйк. Әнисә Минһаҗеваның 2007нче елда: “Сезгә кайтам бүлеп гомерне” дигән китабы дөнья күрде. Әнисә Минһаҗеваның язмалары һәм мәкаләләре белән якыннан таныш булган кешеләр аның әсәрләреннән үзләренең күңеленә якын булган бик күп яңалыклар таба, гыйбрәтләр ала. Шагыйрә, публицист Әнисә Минһаҗева әле һаман юлда, эзләнүдә. Әнә бит ул үзенең бер шигырендә: “Яшисем бар, эшләрем күп, җанны кыеп екмагы!” – ди.

                                    Зәңгәр тауга мендем, кул изәдем, 
                                    Тал-тирәкләр сәлам бирделәр. 
                                    Нигә озак тордың, әллә кайталмадың,  
                                    Әллә сагынмадың, диделәр. 

Туган ягы белән бәйле һәр нәрсәне, табигать күренешен үз иҗатында җанландыра шагыйрә, алардан серле-сихри мәгънәләр эзли ул. Менә шундый “тере табигать”кә берничә мисал:

                                        Авылымның йөзе
                               Тауларымның күзе (“Бүз Ат чишмәсе...”)
                               Бүз ат чишмә җырлый-җырлый ага,
                               Тау-таш арасыннан ургылып.

Әнисә Минһаҗеваның шигырьләренә кереп китсәң, андагы образлардан тиз генә чыгам димә. Шагыйрә туган якка, якын кешеләргә булган мәхәббәтен чишмә, таллар, имәннәр, үзе яраткан Бүз Ат чишмәсе, иртәнге саф җилләр, агымсулар аша ачып сала. Булат ага Әюпов шигырьләрендә аналарга, хезмәт һәм иҗат кешеләренә мәдхия җырлый, аларның образын үзенчә яктыртырга тырыша.

                                     Бистәбезнең бүген үз тарихы, 
                                     Үз даны бар халык телендә.
                                     Җәлил исеменә тап төшерми, 
                                     Күп йолдызлар яна күгендә.

Гомере буе төзелештә эшләгән, штукатур-маляр хезмәтен башкарган шагыйрәбез Гафифә Гаффарованың туган авылы Тархан турында язганнарын укысаң, шунда ук үзең үскән авыл, аның инешләре, кыр сукмаклары, яшел чирәмнәре күз алдына килә. Аның авылында гына таллар шулай балыклы инешләрдә бөдрәләрен чайкый, кыш буе йоклап яткан кыр-сукмаклар, карын селкеп, язга әзерләнә, тәрәзәләр челтәр шәле аша кояшка карый...Тарханы белән горурланып, аңа тугрылыклы калып, шигырьләр яза һәм язганы белән укучыны әледән-әле шул чуклы шәлле зирекле, яфрак түшәлгән урамлы, каз бәбкәле авылларына әйләндереп алып кайта. Тагын бер шагыйрәбез Анна-Әнисә Әхмәтбаева үз шигырьләренә көйләр язып, матур-матур җырлар тудыра. Ул үзешчәннәр арасында очрый торган сирәк талант ияләренең берсе диясе килә. “Җәлил чаткылары” берләшмәсе шагыйрьләренең шигырь җыентыкларын укыгач, безнең күңелләргә “туган як” төшенчәсе тагы да тирәнрәк үтеп керә. Бу шигырьләр туган нигезнең, газиз халкыбызның рухын кадерләргә, яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә. Тормыш урынында тормый,ул дәвам итә.Бүгенге көндә «Җәлил чаткылары»гөрләп яши.Елдан-ел сафлары киңәя бара,яңа көчләр өстәлә.Рәис Калимуллин,Зөлфия Әхтәмова,Элвира Ихсанова-чаткыларның дәвамчылары. 38 елга якын вакыт эчендә берләшмә бик күп әдәби чаралар, бәйрәмнәр, очрашулар, тарихи урыннарга сәяхәтләр уздырды. Ел саен бистәбездә Җәлил, Тукай көннәре шигъри бәйрәм төсендә уздырыла.Кабынган очкын алга таба да күңелләрне җылытып,шигьрият дөньясына дәшсен,бистәбез халкын куандырсын,туган телебез сагында торсын.

                                     Сихри алан – “Җәлил чаткылары”,
                                     Юл юк анда хиссез кешегә.
                                     Сукмаклары йөрәк аша үтә,
                                     Ак юл, бәлки, керер төшеңә.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әюпов Булат. Каран чишмәсе. – Әлмәт. “ТатАСУ нефть” басмалар бүлеге. 1999ел. – 3бит.
  • Гаффарова Гафифә. Чакыру. – Җәлил. 2007ел. - Шәхси эшмәкәр Байкин С.И. типографиясе.
  • Мәрданшин И.Х. Тарихта кала эзләр. – Җәлил. 2009ел.- 3бит.
  • Минһаҗева Әнисә. Сезгә кайтам бүлеп гомерне. – Әлмәт. 2007ел. – 69бит.
  • Минһаҗева Әнисә. Күңелегезгә керәм янган ут булып. – Азнакай, 2002ел.