Җәләй Гыйльметдинов
Җәләй Гыйльметдинов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Җәләй Гыйльметдин улы Гыйльметдинов |
Туган | 1897 РИ, Казан губернасы, Казан өязе, Мүлмә волосте, Мүлмә |
Үлгән | билгесез билгесез |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() |
Һөнәре | фирка эшлеклесе |
Җәләй Гыйльметдинов, Җәләй[1] (Җәләл [2]) Гыйльметдин улы Гыйльметдинов (1897 ел, РИ, Казан губернасы, Казан өязе, Мүлмә волосте, Мүлмә – 1970 елдан соң[1]) ― фирка эшлеклесе, ВКП(б)ның Мамадыш кантон (1926-1927), Тымытык―Азнакай (1930-1932), Октябрь (1932-1934), Норлат (1934) район комитетлары секретаре (беренче секретаре). 1920 елдан ВКП(б) әгъзасы. Репрессия корбаны[3].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1897 елда Казан губернасы Казан өязе Мүлмә волосте (Татарстанның хәзерге Биектау районы) Мүлмә авылында крестьян гаиләсендә туган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1908-1912 елларда ― Сәмәрканд өлкәсе Хуҗант өязе Хуҗант шәһәре сәүдәгәрендә йомышчы малай һәм приказчик.
1912-1916 елларда ― Төркестан генерал-губернаторлыгы Фирганә өлкәсе Коканд өязе Коканд шәһәре сәүдәгәрендә приказчик.
1916-1918 елларда ― патша армиясендә хезмәт итә, 77нче дивизиянең 1нче Төркестан көнбатыш 307нче полкы.
1918 елның апреленә кадәр ― Казан өязенең Мүлмә авылында үз хуҗалыгында крестьян.
1918 елның апреленнән 1922 елның маена кадәр ― Кызыл Армиядә: кызыл гаскәри һәм сәяси җитәкче, 2нче дивизиянең 3нче совет һәм 17нче төзелеш полклары.
1922 елның апреленнән 1923 елның апреленә кадәр ― Казан шәһәрендә ачылган милиция командирлар составын әзерләү курслары курсанты.
1923 елның апреленнән 1924 елның ноябренә кадәр – Чистай шәһәрендә: Татарстан АССР Чистай кантон милициясе башлыгы.
1924 елның ноябреннән 1926 елның гыйнварына кадәр ― ВКП(б)ның Чистай кантон комитетының оештыру бүлеге мөдире.
1926 елның гыйнварынннан 1927 елның июленә кадәр ― Мамадыш кантон комитеты секретаре.
1927 елның июленнән 1928 елның июненә кадәр ― Мәскәүдә: ВКП(б) ҮК каршында оештырылган өяз партия хезмәткәрләре курслары курсанты.
1928 елның июненнән 1929 елга кадәр ― Сәмәрканд шәһәрендә: ВКП(б) ҮК пропагандистлар төркеме пропагандисты.
1929 елдан 1930 елның июленә кадәр ― ВКП(б)ның Бөгелмә кантон комитетының оештыру бүлеге мөдире.
1930 елның июленнән 1931 елның августына кадәр ― ВКП(б)ның Тымытык―Азнакай райкомы секретаре[1].
1931 елның августыннан 1932 елның июленә кадәр ― ВКП(б) Татарстан өлкә комитетының оештыру бүлеге мөдире.
1932 елның июленнән 1934 елның апреленә кадәр ― ВКП(б)ның Октябрь райкомы секретаре.
1934 елның апрель-май айларында ― ВКП(б)ның Норлат райкомы секретаре.
Фиркадән чыгарылганчы эшләгән соңгы вазыйфасы ― ВКП(б)ның Сталин район комитеты (Казан) секретаре.
Кулга алынганчы Казан ит комбинаты экспедиторы булып эшләгән.
Репрессия корбаны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче мәртәбә 1938 елның 15 гыйнварында кулга алынган. 1940 елның гыйнварында СССР НКВДысының махсус киңәшмәсе тарафыннан 58-2, 58-7, 58-11 маддәләре буенча 5 елга хезмәт белән төзәтү лагеренә хөкем ителгән.
Икенче мәртәбә леспромхозның урман складында төяү буенча мастер ярдәмчесе булып эшләгән җиреннән 1949 елның 7 февралендә кулга алынып, 13 апрелендә СССР МГБсының махсус киңәшмәсе тарафыннан 5 елга сөргенгә хөкем ителгән. 1955 елның 27 октябрендә акланган [4] [5].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Г. Хисамиева. Они стояли у руля.(үле сылтама) Портал муниципальных образований РТ, 10.08.2011
- ↑ Гильмутдинов Залял Гильмутдинович 2021 елның 12 апрель көнендә архивланган. / Руководители Республики Татарстан. Районные комитеты КПСС
- ↑ Гильмутдинов Залял Гильмутдинович // Книги памяти - Татарстан
- ↑ Залял Гильмутдинович Гильмутдинов (1897 - d.) - Genealogy
- ↑ Гильмутдинов Залял Гильмутдинович (1897) — Открытый список
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гильмутдинов Заляй Гильмутдинович // Алар районны җитәкләделәр / Язмышыбыз Азнакай. Энциклопедик белешмә (авторлар коллективы; төзүче М. М. Гарипов, мөхәррирләр И. С. Гыйләҗев, Н. Ф. Мозаффаров). Казан: «Идел-пресс», 2014, 13нче бит.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гильмутдинов Залял Гильмутдинович 2021 елның 12 апрель көнендә архивланган. / Руководители Республики Татарстан. Районные комитеты КПСС
- Гильмутдинов Залял Гильмутдинович // Книги памяти - Татарстан
![]() | |
---|---|
КПСС район комитетының 1нче секретарьлары (1930–1991) | Җәләй Гыйльметдинов (1930-1932) • Исхак Еникеев (1932) • Андрей Ильин (1932-1935) • Баһаветдин Кәбиров (1935-1937) • Григорий Колчерин (1937-1938) • Гариф Хәмидуллин (1938-1940) • Кәлим Фәйзиев (1941-1943) • Мулла Җәлилов (1943-1946) • Бари Шәехов (1946-1948) • Исмәгыйль Гайфетдинов (1949-1954) • Гали Садыйков (1954-1958) • Һидият Хәмидуллин (1958-1961) • Әнвәр Баһаветдинов (1961-1962, 1965-1979) • Иван Жжонов (1963-1964) • Октябрь Мөхетдинов (1979-1989) • Азат Харисов (1989-1991) • Ниһат Мозаффаров (1991) |
район Советы башкарма комитеты рәисләре (1930―1991) | Шәмси Гайнетдинов • Әхәт Бәхтиев • Мөхәммәт Нәфыйков • Һибәтулла Әхмәтбаев • Саях Галәветднов • Исмәгыйль Ганиев • Әнвәр Лотфуллин • Фәһим Хисамов • Якуп Йосыпов • Рәис Хәбибуллин • Әнвәр Камилов • Азат Мөгыйнов • Йосыф Мортазин Изосим Панфилов • Мәхмүт Бәширов • Октябрь Мөхетдинов • Алмаз Хәлимов • Әнәс Исхаков • Илгизәр Шиһапов • Марат Гафаров • Илдар Зиннуров • Марсель Шәйдуллин |
Район башлыклары (1991 елдан) | Әнәс Исхаков (1992-2005) • Мансур Хәйретдинов (2005-2008) • Рафис Галиев (2008-2011) • Марсель Шәйдуллин (2012―2025) |