Җәмигъ эт-тәварих

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәмигъ эт-тәварих latin yazuında])

«Җәмигъ эт-тәварих» («гомуми тарихлар») — 1602 елда Кадыйргали бәк тарафыннан язып бетерелгән әсәр. Нигездә, әсәр төрки һәм татар ханнарының тормышларын сурәтли.

Кадыйр Галибәк башта Себер ханы Күчемгә хезмәт итә. Русларга әсир төшеп, ул Мәскәүгә озатыла. Бераздан Борис Годунов тарафыннан Касыйм ханлыгына вәзир итеп билгеләнә. «Җәмигъ эт-тәварих» нәкъ анда языла.

Әсәрнең беренче өлеше фарсы тарихчысы Рәшидеддиннең «Җәмигъ эт-тәварих» хезмәтенең тәрҗемәсен, аңа өстәмәләрне тәшкил итә. Ә икенче өлешенә исә Кадыйргали бәк, төрле язма һәм фольклор чыганакларын кулланып, үзе яза. Биредә Алтын Урда, татар мәмләкәтләренең ханнары тормышы сурәтләнә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдәбият. 9 сыйныф өчен дәреслек. Миңнегулов Хатыйп, Садретдинов Шәйхлислам.