Җәмит Рәхимов
Җәмит Рәхимов |
---|
Җәмит Гата улы Рәхимев (1935-1996) - төбәк язучысы, чәчмә әсәрләр остасы, тарихчы. Татарстан нефтьчеләре, аларның фидакарь хезмәте турында дистәләрчә очерклар иҗат итеп, матбугатта нәшир итте.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1935 елның 13 гыйнварында Лениногорск районы Иске Шөгер авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, аны-моны уйламыйча гына, Җәмитебез нефть чыгару оешмаларына кереп эшли, Казан университетында филология белеме алганнан соң, Лениногорскидагы нефть техникумына кереп укый. Әдәбиятка Җәмит Рәхимев бик соң килә, утыз-кырык яшендә генә.
Хатыны - Галия.
Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Лениногорск районы Керкәле мәктәбе Галия һәм Җәмит Рәхимевлар исемен йөртә.
Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- "Якташларым". 1972
- "Батырлык чакрымнары". 1976
- "Өлешемә тигән көмешем". 1978
- "Тәвәккәл таш яра".
- "Девон хәбәрчесе".
- "Шөгер төбәге-хәзинәләр чишмәсе".
- "Сайланма әсәрләр". 2008
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Җәмит Рәхимев. Сайланма әсәрләр. Казан. 2008.