Эчтәлеккә күчү

Җәмәрәт

21°25′16″ т. к. 39°52′21″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәмәрәт latin yazuında])
Җәмәрәт
Сурәт
Карта
 Җәмәрәт Викиҗыентыкта

2006 елда хаҗилар Гакәба Җәмрәсе янында хаҗ кылуда

Шайтанны таш атып куу (гарәп. الجمرات) - Согуд Гарәбстанының Мәккә шәһәренә хаҗга бару вакытында үтәлгән гыйбадәтләрнең берсе[1][2][3]. (гар. جمرات‎ җәмәрәт (күпл.); берл. - җәмрә) - хаҗ кылучылар шайтаннарга таш ташлар ташлый торган баганалар. Хаҗчылар җәмәрәт дип аталучы өч диварга (элек өч багана булган) таш аталар. Диварлар Мәккәдән көнчыгышта Мина үзәнендә урнашкан. Бу хаҗ вакытында үтәлә торган фарыз (мәҗбүри үтәлергә тиешле) гамәл. Йола Ибраһим пәйгамбәр тормышындагы бер вакыйганы искә төшерү белән үтәлә: ул улы Исмәгыйльне корбан китермәскә һәм Аллаһының әмерләрен үтәмәскә котырткан шайтанга өч тапкыр таш бәреп куып җибәрә.

Мәдинә һәм Мәккәгә хаҗ . Р. Ф. Бертон (1857).

Зөлхиҗҗәнең 10нчы көнендә хаҗилар бер зур җәмрәгә җиде таш ыргытырга тиеш. Таш ыргытканнан соң, һәр хаҗи чәчен кырырга тиеш (хатын-кыз толымының очын бераз кыскарта). Киләсе ике көн эчендә алар өч диварның һәрберсенә җиде таш ыргытырга тиеш. Шулай итеп, һәр хаҗи ким дигәндә 49 таш ыргыта. Әгәр хаҗилар Минада тагын бер көн калсалар, алар өч җәмрәгә җиде таш ыргытырга кире кайталар. Ул ташларны Мөздәлифәдә яки Минада беренче тапкыр ыргытыр алдыннан йола үтәү өчен җыялар.

Җәмрәләрне алыштыру

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Багана рәвешендәге Җәмрә (1942).

2004 елга кадәр җәмрәләр биек баганалар рәвешендә куелган. 2004 елгы хаҗдан соң, куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен, Согуд Гарәбстаны хакимиятләре баганалар урынына дивар куя. Җәмрәләргә үтеп керүне җиңеләйтү өчен, Җәмрәт күпере дип аталган бер катлы җәяүлеләр күпере төзелгән.

Җәмрәләрнең түбәндәге исемнәре бар (көнчыгыштан):

  • Беренче җәмрә (әл-җәмрә әл-үлә), яки Кече җәмрә (الجمرة الصغرى | әл-җәмрә әл-сугра);
  • Урта җәмрә (الجمرة الوسطى| әл-җәмрә әл-вуста);
  • Зур җәмрә ( гарәп. الجمرة الكبرى , яки Гакәба җәмрәсе (جمة العقبة | җәмрә әл-Гакәба).

2004 елга кадәр кече һәм урта җәмрәләр арасындагы ара 150 метр, ә урта һәм зур җәмрәләр арасындагы ара [4] 225 метр була.

Җәмәрәт күпере (2009).

Шайтанга таш ату - Хаҗның иң куркыныч гамәле. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен баганаларны дивар белән алыштыру хәлне бераз җиңеләйтә, кешеләр тизрәк уза башлый, һәм таштан җәрәхәтләр кими. Хаҗ кылучылар саны артуын исәпкә алып, Җәмәрәт күпере киңәйтелә.

Риваятьләргә караганда, Мөхәммәд пәйгамбәр хаҗны бер тапкыр гына башкарган, һәм соңгы тапкыр ул өйлә намазыннан соң таш атарга барган. Нәтиҗәдә, күп хаҗилар бу вакытта таш атарга тырышалар, бу исә халыкның күпләп җыелуына һәм тапталуга китерә. Күп галимнәр моны көндезге сәгатьләрдән караңгы төшкәнче эшләргә мөмкин дип саныйлар.

2006 елда 346 хаҗи һәлак булган, 289 кеше яраланган. 2015 елның сентябрендә 2,4 меңнән артык кеше тапталып үлгән [5].

Согуд Гарәбстаны хакимиятләре хаҗиларның таш атулары вакытында куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен барлык тырышлыкларны куя.[6]

  1. Burton, Richard Francis (1857). Personal Narrative of a Pilgrimage to El Medinah and Meccah. p. 226. http://books.google.com/books?id=kXcOAAAAQAAJ&pg=PA226. "The word jamrah is applied to the place of stoning, as well as to the stones."
  2. Abū Dāʼūd (1984). Sunan Abu Dawud: Chapters 519-1337. Sh. M. Ashraf. http://books.google.com/books?id=SwvYAAAAMAAJ. "1204. Jamrah originally means a pebble. It is applied to the heap of stones or a pillar."
  3. Hughes, Thomas Patrick (1995) [1885]. Dictionary of Islam. pp. 225. ISBN[ru] 978-81-206-0672-2. http://books.google.com/books?id=O84eYLVHvB0C&pg=PA225. "Literally "gravel, or small pebbles." The three pillars [...] placed against a rough wall of stones [...]"
  4. Al-Haboubi, Muhammad H. (October 2003). «A New Layout Design for the Jamarat Area (Stoning the Devil)». The Arabian Journal for Science and Engineering 28 (2B).
  5. AP count: Over 2,400 killed in Saudi hajj stampede, crush, The Associated Press (10 November 2015). 2015 елның 13 декабрь көнендә архивланган
  6. Хадж к святым местам входит в кульминационную стадию. vesti.ru (2008-12-08). 2016-02-23 тикшерелгән.
  • Гүзәл Ситдикова. Җәннәт бакчасы. - Уфа: Полиграфдизайн, 2005. - 102 б.