Җәрәхәтле колит
Җәрәхәтле колит — туры эчәкне зарарлаучы һәм проксималь таралып өлешчә яки тулысынча юан эчәкне җәлеп иткән идиопатияле кабатланучы хроник чир. Чир лайланың таралган өстәге җәрәхәтләнүе белән эчәклек крипталары һәм псевдополипларның абсцесслары үсү белән сыйфатлана (рәс. 24.17а).
Чирнең озак барышы белән авырулар юан эчәк яман шеше үсүе буенча куркынычлык төркеменә керә.
1. Гомернең 2-3 дистәсендә канлы эч китү, эчнең аскы өлешендә спазмлы авыртулар, туктаусыз сиясе килү һәм тенезмалар белән билгеләнә. Гомуми күренешләренә аручанлык, тән авырлыгын югалту, көчсезлек һәм бизгәк керә.
2. Эчәклектән тыш күренешләре
а) тире һәм лайла. Авыз куышлыгында афтоз җәрәхәрләр, төерлесыман эритема һәм гангреноз пиодермия (рәс. 14.17б);
б) терәк-хәрәкәт системасы. Аскы очлыкларның эре буыннарының асимметрияле артриты; HLA-В27-уңай авыруларның сакроилеит һәм анкилозлаучы спондилит үсеш алырга мөмкин;
в) бавыр зарарлануы аутоиммун гепатит, склерозлаучы холангит һәм үт юлларының яман шеше формасында бара ала;
г) артерияләр һәм веналар тромбозы;
д) икенчел амилоидоз.
3. Тикшерүләр. Эндоскопия һәм биопсия.
4. Дәвалау. Сульфасалазин, цитотоксик препаратлар һәм стероидларны системалы куллану һәм колэктомия.
5. Офтальмологик күренешләре. Кискен иридоциклит, мөгезкатлауның периферияле инфильтратлары, конъюнктивит, эписклерит, склерит, папиллит һәм челтәркатлау тамырларының васкулиты.
Җәрәхәтле колит — туры эчәк һәм проксималь таралып юан эчәкнең бер өлешен җәлеп итеп зарарлаучы идиопатияле хроник кабатланучы ялкынсынулы чир (24 нче бүлекне кара).
1. КАУ якынча 5% авыруларда үсеш ала һәм колит өзлегүе белән туры килә ала. Увеит бергә булган анкилозлаучы спондилит булганда ешрак очрый.
2. Башка күренешләргә мөгезкатлау перифериясендә инфильтратлар, конъюнктивит, эписклерит, склерит һәм сирәгрәк — арткы бүлекнең папиллит, мультифокаль хориоидит һәм ретиналь васкулит формасында җәлеп ителү.
Юан эчәктәге лайлалы тышчаның специфик булмаган җәрәхәтле ялкын- I сыну (НЯК) сәбәбе билгеле түгел. Ул юан эчәкнең лайлалы тышчасында некрозлы, җәрәхәтле үзгәрешләр килеп чыгу белән характерлана. Авыру ® юан эчәктән башланып, югарыга күчәргә һәм туры, юан эчәкләрдә җәрәхәт ясалып, алардан кан агарга мөмкин. Кайбер авыруларда юан эчәкнең лайлалы тышчасында яшерен абсцесслар ясала, псевдополиплар барлыкка килә. Кайвакыт авыру азканлылыкка китерә, эчәкнең тишелү, яман шеш барлыкка килү очраклары да күзәтелә. Авыруларны дәвалау өчен төрле дарулар, шифалы үсемлекләр куллансаң да, дөрес төзелгән диета булмаса, дәвалау уңышлы бармаска мөмкин. Ашау рационыннан беренче чиратта көрпәле ризыклар чыгарылырга тиеш, хәтта кара ипи дә. Алар эчәкнең лайлалы тышчасын ярсыта. Бик салкын һәм кайнар ризык ашарга, суны күп эчәргә киңәш ителми. Яшелчәне чи килеш ашарга ‘ ярамый. Җимешләрнең кабыгын чистартырга кирәк. Кыздырылган ашамлы- : клар, тәмләткечләр, каһвә, эчәкне ярсыта торган ризыкларны чикләү зарур. Туклану рационында көрпәсез бөртеклеләр, симез булмаган җиңел ит (тавык, сарык, куян), барлык яшелчәләрне орлыкларыннан башка пешереп ашарга ярый. Йогырт, кефир, пудинг, әчегән сөт, яртылаш искергән икмәк ашарга тәкъдим ителә. Ашамлыкларда май бик аз булырга тиеш. Эчне йом шарта торган ашамлыклар, дарулар дәвалау процессында кулланылмаска тиеш. Кирәк икән, аена 1-2 тапкыр клизма ясарга була.
Халык медицинасы бал, бөтнек төнәтмәсе, карбыз, кабак, кәбестә, помидор согы эчәргә тәкъдим итә. Бик озак дәваланып та, уңышка ирешеп булмаган очракта, хирургик метод кулланырга туры килә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 NDF-RT
- ↑ 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 2,11 2,12 2,13 2,14 2,15 2,16 2,17 2,18 Drug Indications Extracted from FAERS — doi:10.5281/ZENODO.1435999
- ↑ Inxight: Drugs Database
- ↑ Inxight: Drugs Database
- ↑ Inxight: Drugs Database
- ↑ Inxight: Drugs Database
- ↑ Inxight: Drugs Database
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Open Targets Platform
- ↑ https://ddrare.nibiohn.go.jp/
- ↑ 36,0 36,1 36,2 36,3 Disease Ontology — 2016.
- ↑ 37,0 37,1 37,2 37,3 37,4 Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.