Җәүдәт Вилкиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәүдәт Вилкиев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җәүдәт Вилкиев
Җ.В.Вилкиев.jpg
Туган телдә исем Җәүдәт Вәли улы Вилкиев
Туган 16 май 1927(1927-05-16)
ССРБ, РСФСР, Сталинград
Үлгән 2008(2008)
РФ, ТР, Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты[1]
Яшәгән урын Себер тракты, Казан[2]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре галим, педагог
Җефет Суфия Айнетдин кызы Юналиева
Ата-ана
  • Вәли Нигъмәтулла улы Вилкиев (әти)
  • Зөһрә Хәбибулла кызы Мостафина (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре К. Д. Ушинский медале
ТАССР атказанган фән эшлеклесе
Гыйльми дәрәҗә: педагогика фәннәре докторы[d]

Җәүдәт Вилкиев, Җәүдәт Вәли улы Вилкиев (1927 елның 16 мае, ССРБ, РСФСР, Сталинград2008 ел, РФ, ТР, Казан) — галим, психолог-дидакт, педагогика фәннәре докторы (1983), профессор (1984), Татарстан АССР атказанган фән эшлеклесе (1990). РФ табигать фәннәре академиясе мөхбир-әгъзасы. РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре. К. Д. Ушинский медале иясе. Фәнни хезмәтләре мәктәптә проблемалы укыту өлкәсенә карый.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1927 елның 16 маенда Сталинградта (1925 елга кадәр Царицын, 1961 елдан Волгоград) мөгаллимнәр гаиләсендә туган. Казан император университетының математика факультетын тәмамлаган әтисе Вәли Нигъмәтулла улы Вилкиев ягыннан бабаларының нәселе Мордовиядән, әнисе Зөһрә Хәбибулла кызы Мостафинаның нәселе Сарытаудан. 1924 елда туган абыйсы Шәүкәт Бөек Ватан сугышында катнашып, 1942 елда Сталинград өчен барган сугышта һәлак булган. Вилкиевләр гаиләсе 1930-елларда Әстерханга күченә. Җәүдәт Әстерханда рус мәктәбен тәмамлый. Берничә ел Килинчи авылы күмәк хуҗалыгында эшли. 1946 елда «тарих һәм психология укытучысы» белгечлеге буенча Әстерхан педагогия институтына (2002 елдан Әстерхан дәүләт университеты) укырга керә һәм аны «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый. Бер ел мәктәптә тарих укыта, үзе музыка укуханәсендә укый. 1955 елга кадәр Әстерхан укытучыларның белемен камилләштерү институтында методист булып эшли.

1955 елда, табиблар киңәше буенча, Казанга күченә. Казанда Татарстан укытучыларының белемен камилләштерү институтында эшли башлый. Институтта эшче яшьләрнең кичке (сменалы) мәктәпләре эшчәнлеге өчен җавап бирә. 1961 елда аның «Кичке (сменалы) мәктәпләр укучыларының мөстәкыйльлеген һәм танып-белү активлыгын үстерү» исемле монографиясе дөнья күрә. 1961 елда ССРБ педагогика фәннәре академиясенең педагогика теориясе һәм тарихы фәнни-тикшеренү институты каршындагы аспирантурага укырга керә. 1964 елда «Кичке мәктәпләр укучыларының белем үзләштерүен активлаштыру» темасына педагогика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый.

1964 елдан Казан дәүләт педагогия институтының педагогика һәм психология кафедрасында эшли башлый. 1967 елда нәшер ителгән «Мәктәптә фән нигезләрен проблемалы укытканда укучыларның танып-белү эшчәнлеге» исемле монографиясе проблемалы укытуны гамәлгә керткәндә ТАССР укытучыларының өстәл китабына әйләнә. 1968 елдан Казан дәүләт педагогия институтында дидактика лабораториясе белән җитәкчелек итә. 1983 елда ССРБ педагогика фәннәре академиясендә «Укыту фәннәре структурасында һәм танып-белүдә индукция белән дедукциянең чагыштырмасы» темасына педагогика фәннәре докторлыгына диссертация яклый. 1983 елда Казан дәүләт педагогия институтының психология кафедрасы мөдире итеп сайлана.

Галимнең кандидатлык (1964), докторлык (1983) диссертацияләре, психологларның Бөтенсоюз корылтайларында, педагогик симпозиумнарда, конференцияләрдә сөйләгән 70 доклады укучыларны логик-гыйльми фикер йөртергә өйрәтү, мәктәптә проблемалы укыту проблемаларына багышланган. Галим — 150 фәнни хезмәт, шул исәптән 6 монография авторы. Үзәк академик журналларда һәм җыентыкларда 46, чит илләрдә 4 мәкалә бастырган. Аның кул астында 10 кандидатлык диссертациясе якланган[3].

Төп фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Суфия Айнетдин кызы Юналиева, табиб, медицина фәннәре кандидаты, Казан ортопедия институтының өлкән фәнни хезмәткәре.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елдан башлап, Казанда мәктәп балаларының «Вилкиев укулары» (Д. В. Вилкиев исемендәге шәһәр фәнни-гамәли конференциясе) уздырыла[4].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Айгөл Әхмәтгалиева. Еллар аша тарих дәшә. «Мәйдан», 2007 ел, сентябрь, 132-136нчы бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 https://cemetery.kzn.ru/burials/211306
  2. Жители.инфо сайты
  3. Вилькеев Джавдат Валиевич. Энциклопедия «Известные ученые»(рус.)
  4. Вилькеевские чтения