Җәүдәт Дәрзаман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәүдәт Дәрзаман latin yazuında])
(Җәүдәт Дәрзаманов битеннән юнәлтелде)
Җәүдәт Дәрзаман
Туган телдә исем Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов
Туган 13 октябрь 1945(1945-10-13)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы, Сугышлы авылы
Үлгән 25 февраль 2019(2019-02-25) (73 яшь)
РФ, ТР, Казан
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре журналист, шагыйрь
Җефет Тәслимә
Балалар ике кызы
Бүләк һәм премияләре Шамил Бикчурин премиясе (2002)[1]
Саҗидә Сөләйманова премиясе (2009)
Абдулла Алиш премиясе

Җәүдәт Дәрзаман, Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов (1945 елның 13 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы, Сугышлы2019 елның 25 феврале, РФ, ТР, Казан) — күренекле татар шагыйре, язучы, журналист. Ш. Бикчурин (2002) һәм С. Сөләйманова (2009) исемендәге премияләр лауреаты. 1982 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәүдәт Дәрзаман Лениногорск районының Сугышлы авылында туа. 1972 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Татарстан радиокомитетында – редактор, 1987-1994 елларда «Ялкын» журналы редакциясендә баш мөхәррир була. Татарстан радиосында әдәбият – сәнгать тапшыруларының шеф мөхәррире булып эшли.

Җәүдәт Дәрзаманның беренче шигырьләре район газетасында, «Яшь ленинчы»да дөнья күрә. 1975 елда – «Илтабар» исемле әкиятләр җыентыгы, 1977 елда «Солдат булдым» дигән шигырьләр китабы басылып чыга. Соңрак аның «Гөлназ мәктәпкә бара», «Безнең әлифба», «Күзле кычыткан», һ.б. шундый егермеләп китабы дөнья күрде. Җәүдәт Дәрзаман шигырьләре мәктәп дәреслекләренә дә кертелгән.

2019 елның 25 февралендә 14 ел авырудан соң дөнья куя[2]. Казанның мөселман зиратында җирләнгән. Каберташының бер ягында шигыре язылган: "Җирдә янгын, яшен күкләрендә, //Ә җаныма шундый салкын минем. //Мең кат үлеп, мең кат терелерлек - //Сират күперен кичә халкым минем.//Җәүдәт Дәрзаман"

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Җәүдәт Дәрзаман темасы буенча бит бар

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]