Җәүдәт Салихов
Җәүдәт Салихов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов |
Туган | 8 гыйнвар 1959 (66 яшь) ТАССР Сарман районы Иске Әлмәт авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | хокук белгече, тән сакчысы |
Балалар | улы Марат (1987), кызы Лилия (1983) |
Ата-ана | |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() |
Җәүдәт Салихов, Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов, рус. Салихов Зявдат Миргазямович — ТР президенты иминлек хезмәте башлыгы (1998-2002), ТР президенты эшләр идарәсе җитәкчесе (2002-2010), РФ суд департаментының ТР буенча идарәсе җитәкчесе (2013). Татарстанның атказанган хокукчысы. Хокук фәннәре кандидаты. Татарстан ЭЭМ мактаулы хезмәткәре. Сарман районының мактаулы гражданы (2016).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1959 елның 8 гыйнварында ТАССР Сарман районы Иске Әлмәт авылында туган. Иске Әлмәт сигезьеллык, Сарман урта мәктәпләрен, «хокук белеме» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган (1981).
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1981-1987 Яр Чаллы шәһәре Комсомол район эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе, өлкән тикшерүчесе, тикшерү бүлеге башлыгы урынбасары.
- 1987-1992 Тукай районы эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе башлыгы — Тукай районы эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары.
- 1992-1998 Татарстан президенты иминлеге хезмәте башлыгы урынбасары.
- 1998-2002 ТР президенты иминлеге хезмәте башлыгы — ТР президенты ярдәмчесе.
- 2002-2010 ТР президенты эшләр идарәсе җитәкчесе.
- 2004 елдан «Татхимфармпрепараты» ААҖ директорлар шурасы рәисе.
- 2010-2013 ТР президенты аппараты җитәкчесе урынбасары — ТР дәүләт киңәшчесе сәркатибәте җитәкчесе.
- 2013 елның гыйнварыннан РФ суд департаментының ТР буенча идарәсе җитәкчесе.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гаиләле, ике баласы бар.
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]КДУның юридик факультетында бергә укыган, ТР иминлек хезмәте башлыгы Әсгать Сәфәров чакыруы буенча 1992 елда ТР Тукай районы эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары вазифасыннан ТР президенты тән сакчысы булып күчә [1].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» медаль ордены.
- «Хезмәттәге батырлык өчен» медале.
- «Аеруча хезмәтләр өчен» медале.
- «Казанның 1000 еллыгы» медале (2005).
- I дәрәҗә Изге кенәз Александр Невский ордены.
- II дәрәҗә «Әл-Фәхер» Шәрәф ордены.
- III дәрәҗә Россия православие чиркәве ордены.
- I һәм II дәрәҗә Бөек Петр ордены.
- Татарстанның атказанган хокукчысы.
- Татарстан ЭЭМ мактаулы хезмәткәре.
- Сарман районының мактаулы гражданы (2016)[2]
- 2019 — "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены — «күпьеллык фидакарь хезмәте һәм закончалыкны һәм хокук саклауны тәэмин итүгә керткән зур өлеше өчен»
- 2019 — «Суд эшчәнлегенә керткән хезмәте өчен» күкрәк билгесе (РФ судьялары шурасы) — «РФ суд эшчәнлеген камилләштерүгә керткән өлеше, гражданнарның хокукларын һәм хокукый мәнфәгатьләрен яклаудагы казанышлары, фидакарь хезмәте өчен»
- 2019 — «Мактаулы хезмәте өчен» медале — «суд системасы үсешенә керткән шәхси өлеше, РФ суд эшчәнлеген камилләштерүдә һәм аны ныгытуда күпкырлы хезмәте өчен» [3].
- 2021 ― «Халыкара иминлекне ныгытудагы казанышлары өчен» медале (РФ Иминлек Советы) ― «Россия Федерациясе дәүләт мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә зур өлеш кертүе өчен»[4].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ «Әлмәтем-гүзәл бишегем», 101- бит
- ↑ список Почетный гражданин(1).pdf(үле сылтама)
- ↑ Альбина Сабирова. Якташыбыз дәүләт бүләкләренә лаек булды. «Сарман», 15.01.2019
- ↑ Альбина Сабирова. Наш земляк удостоился высоких наград. «Сарман», 7.10.2021
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әлмәтем-гүзәл бишегем. Казан, 2008 (Сарман районы Иске Әлмәт авылы тарихы).
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 8 гыйнвар көнне туганнар
- 1959 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Сарман районында туганнар
- 2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Татарстанның атказанган юристлары
- Казан университетын тәмамлаучылар
- Хокук фәннәре кандидатлары
- Сарман районының мактаулы гражданнары