Җөйле гөмбәләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җөйле гөмбәләр latin yazuında])

Җөйле́ гөмбәлә́р (Gyromitra) - калаксыманнар гаиләлегеннән гөмбәләр ыругы. Өч төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясындагы урманнарда таралган. Татарстан территориясендә 2 төре очрый.

Гади җөйле гөмбәләр (G. es­culenta) яфраклы һәм ылыслы урманнарда, кисентеләрдә, юл буйларында, яшь утыртмаларда үсә. Апрель-май айларында күренә. Еш очрый, әмма күпләп түгел. Эшләпәсе түгәрәк, эче куыш, тирән җыерчалы, коңгырт-көрән яки саргылт-көрән, диаметры 13 см га кадәр. Йомшагы балавызсыман, юка, бик ватылучан. Споралы порошогы ак. Споралары эллипссыман, шома, үсентеләре юк. Сабагы аксыл яки соргылт, куыш. Көчле хуш исле. Гигант җөйле гөмбәләр (G. gigas) яфраклы һәм ылыслы урманнарда үсә. Апрель-май айларында күренә. Гөмбә зур (5-15 см биеклектә, 30 см га кадәр киңлектә). Эшләпәсе формасыз, өслеге дулкынсыман җыерчалы, ачык коңгырт төстә, тулысы белән сабына ябышып үскән. Сабы кыска, юан. Йомшагы ак яки соргылт, тәме һәм исе юк. Шартлы ашарга яраклы гөмбә саналалар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]