Үгезкөтүче йолдызлыгы
Үгезкөтүче | |
---|---|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез | |
Латинча исем | Boɵtes (иял. к.: Boɵtis) |
Кыскартма | Boo |
Нигез | сакчы |
Туры калкулык | 13сәг 30мин тан 15сәг 45мин кача |
Авышлык | +8° тан +55° 30′ кача |
Мәйдан | 907 кв. градус (13 урын) |
Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
|
Метеор агымнары | |
Янәшә йолдызлыклар | |
Йолдызлык +90° тан −34° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — əприᴫ–май. | |
Үгезкөтүче йолдызлыгы (лат. Boɵtes, грек. Βοώτης — «үгезле сабанчы» сүзеннән) — күк йөзе төньяк ярымшарының йолдызлыгы. Россиянең бөтен территориясендә күренә.
Астеризмлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Йолдызлыкны зур астеризм оештыра. Аның төрле исемнәре бар — Эскимо, Һава Еланы яки Парашүт. Бу астеризм α (Арктур), ε (Изар), δ, β, γ һәм ρ йолдызларыны эченә ала.
μ², β, γ һәм δ йолдызлары исә төзексез дүртпочмакны тәшкил итәләр — Трапециясыман астеризм.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Борынгы йолдызлык. Борынгы Юнaнcтандә аны Арктофилакс («Аю сакчысы», Зур Аю йолдызлыгы күздә тотыла) дип атаганнар. Клавдий Птолемей аны үзенең «Әлмагест» китабына керткән. Йолдызлык Аркад белән бәйләнәләр. Борынгы греклар карашлары буенча Аркад — ул нимфа Каллистоның улы, ул хаталык белән аулауда үзенең анаңны аю кыяфәтендә (аны Гера әверелдерде) эттән тоттырды.