Үзбәк Гыймадиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үзбәк Гыймадиев latin yazuında])
Үзбәк Гыймадиев
Туган телдә исем Үзбәк Ибраһим улы Гыймадиев
Туган 5 август 1920(1920-08-05)
Стәрлетамак өязенең Яңа Карамалы авылы
Үлгән 13 сентябрь 1987(1987-09-13) (67 яшь)
Уфа
Милләт татар
Һөнәре әдәбиятче-галим, журналист

Үзбәк Гыймадиев (5.8.1920, хәзерге Авыргазы районы Яңа Карамалы авылы - 13.9.1987, Уфа ш.), әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (1984).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыймадиев Үзбәк Ибраһим улы Эстәрлетамак педагогия училищесын тәмамлаганнан соң (1939) мәктәптә эшли. 1941-43, 1945-46 елларда «Җиңү өчен» газетасының мөхәррире (Эстәрлетамак ш.). 1944 тә КПССның Авыргазы райкомында партия кабинеты мөдире. КПССның Башкортстан өлкә комитеты каршындагы партия мәктәбен (1949), КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый (1955). 1949-68 дә «Кызыл таң» газетасының баш мөхәррире урынбасары. 1968 дән Башкортстан университетында укыта. Хезмәтләре революциягә кадәрге татар сатирик матбугатының идея-эстетик эчтәлегенә, 1917 дән соңгы башкорт матбугатына, Г.Ибраһимов иҗатына карый. Гыймадиев шигырьләр, пьесалар, хикәяләр, очерклар һәм Г.Ибраһимов турындагы тәмамланмыйча калган роман авторы.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сила сатирического слова. Роль и значение татарских сатирических журналов дооктябрьского периода в развитии национальной литературы. Казан, 1987;
  • Галимьян Ибраһимов - журналист. Өфе, 1967.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Узбек Ибрагимович Гимадиев: Библиогр. указ. Уфа, 1981.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]