Үзбәк теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Үзбәк теле
Үзисем:

O‘zbek tili, Ўзбек тили

Илләр:

Үзбәкстан, Кыргызстан, Әфганстан, Казакъстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Русия

Төбәкләр:

бар дөнья

Рәсми халәт:

Үзбәкстан

Сөйләшүчеләр саны:

20 миллионнан артык кеше

Классификация
Категория:

???

Алтай телләре

Язу:

кирилл язуы һәм латин язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

узб 710

ISO 639-1:

uz

ISO 639-2:

uzb

ISO 639-3:

uzb

Үзбәк теле (O‘zbek tili, Ўзбек тили, гарәп. ئۇزبېك تیلى яки O’zbekcha, Ўзбекча) — төрки тел, Үзбәкстанның дәүләт теле. Төрле чыганаклар буенча дөньяяда үзбәк телендә сөйләшүчеләр саны 21 миллионнан башлап 25 миллионга кадәр. Күбесенчә Үзбәкстанда таралган, шулай ук Кыргызстан, Әфганстан, Казакъстан, Таҗикстан, Русия, Төрекмәнстан кебек илләрдә киң таралган.

Грамматик һәм лексик яктан үзбәк теленә иң якын телләр дип уйгыр телен атап була.

Үзбәк әлифбасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Латин әлифбасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа үзбәк әлифбасы, 1930.

Үзбәк язуын гарәп графикасыннан латин графикасына күчерү хакындагы беренче карар 1929 елның 15—23 май көннәрендә Сәмәрканд шәһәрендә булып үткән республика конференциясендә кабул ителгн һәм бу карар 1929 елның 10 августында ҮзССР Халык мәгариф комиссарлыгы һәйъәте (комиссиясе) тарафыннан тәсдыйк ителгән.

Күбрәк мәҗбүрилеккә нигезләнгән бу процесс Мәскәүдә эшләнгән план нигезендә Мәскәү вәкилләре күзәтүендә гамәлгә ашырылган. Сәмәрканд конференциясендә кабул ителгән «латинлаштырылган үзбәк әлифбасы» 33 хәреф һәм бер билгедән (апострофтан) гыйбарәт булган. Конференциядә сингармонизм үзбәк әдәби теле өчен хас күренеш дип табылуы вә әлифбага 9 сузык өчен аерым хәрефләр кертелүе, шул нигездә эшкәртелгән дөрес язу кагыйдәләре соңрак үзен акламаган, гамәлдә имләдә башбаштаклык барлыкка килгән, бер үк сүз берничә төрле языла торган булган. Нәтиҗәдә бу мәсьәлә 1934 елның гыйнварында булып үткән Тел һәм имлә мәсьәләләренә багышланган республика корылтаенда яңадан карап тикшерелгән һәм әлифбага тиешле үзгәрешләр кертелгән.

Үзбәкстан мөстәкыйльлеккә ирешкәннән соң республикада үзбәк язуын кирилл графикасиыннан латин графикасына 1993 елның 2 сентябрендә Үзбәкстан Республикасының «Латин язуына нигезләнгән үзбәк әлифбасын куллану турында»гы кануны игълан ителде. Яңадан кабул ителгән үзбәк әлифбасы 31 хәреф һәм апострофтан гыйбарәт дип билгеләнгән.[1]

1993-1995 еллар әлифбасы[2][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А а B b D d Е е F f G g H h I i
J j K k L l М m N n О о P p Q q
R r S s Т t U u V v X x Y y Z z
Ç ç Ğ ğ Ɉ ɉ Ññ Öö Şş

1995 ел әлифбасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А а B b D d Е е F f G g H h I i
J j K k L l М m N n О о P p Q q
R r S s Т t U u V v X x Y y Z z
O‘ o‘ G‘ g‘ Sh sh Ch ch

Кирилл әлифбасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Латин әлифбасы белән бер вакытта кирилл әлифбасы дә кулланыла:

А а Б б В в Г г Д д Е е Ё ё Ж ж
З з И и Й й К к Л л М м Н н О о
П п Р р С с Т т У у Ф ф Х х Ц ц
Ч ч Ш ш Ъ ъ Ь ь Э э Ю ю Я я Ў ў
Қ қ Ғ ғ Ҳ ҳ

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Википедия

Википедиянең
үзбәк телендә бүлеге бар!
uz:Bosh Sahifa


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]