Урта Азия көтүче эте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Урта Азия көтүче эте latin yazuında])
(Үзәк Азия овчаркасы битеннән юнәлтелде)
Урта Азия көтүче эте
Түбет
Алабай
казакъча Төбет
үзбәкчә Бүребасар
төрекмәнчә uly alabay iti
Чыгыш

Урта Азия

Буе

ата эт: 70 см -

  • ана эт: 65 см -
Авырлыгы

ата эт: 50 кг -

  • ана эт: 40 кг -
Төр

Көтүче эте

Теркәлгән

1990 ел

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү
Түбет көчеге
Ана эт һәм көчекләре

Урта Азия көтүче эте яки Түбет (казакъча төбет, түбә эте сүзеннән), еш кына Алабай, Үзәк Азия овчаркасыҮзәк Азиянең төбәкләреннән чыккан борынгы эт токымы. Күп кенә Урта Азия халыкларында таралган, ясалма селекция ярдәмендә чыгарылмаган, асаба эт.

Урта Азия көтүче эте хуҗасы белән

Көтүче тарафыннан файдаланыла, шулай ук сакчы һәм каравыл хезмәте өчен кулланыла.

Атама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Еш кына әлеге токым алабай дип йөртелә, ләкин алабай - кушамат һәм тик ала төсле этне тасвирлый.

Казакъ далаларында көтүчеләр күптән кулланылган һәм түбәт (каз. төбет) дип йөрткән, ягъни түбәдә утырган эт.

Урта Азия овчаркасы - типик молоссоид, 4 мең ел дәвамында Кытайдан, Каспий диңгезенә, Көньяк Уралдан Әфганстанга кадәр формалашкан.

Әлеге токымда күчмә халыкларның төрле көтүче этләре каны һәм Месопотамия сугышчан этләре каны кушылган. Тибет мастифына кардәш булып тора.

Түбет көтү, кәрваннар, хуҗа йорты саклау өчен кулланылган.

Халәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрекмәнстанда әлеге токым төрекман бүре басучы эте дип атала һәм милли байлык булып санала, илдән чыгару тыелган.

Үзбәкстанда әлеге токым бүребасар дип атала һәм көтү бүредән, шакалдан саклау өчен кулланыла.

1930 елда ССРБда бу токым белән актив эш башлана.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбет - зур, массив, киң эт. Кара, ак, соры, көрән, сары, ала төсле була ала.

Урта Азия көтүче эте беренче чиратта территория саклый (алман овчаркасы хуҗаны саклый), хуҗа яки милек өчен тик ачык куркыныч очрагында һөҗүм итә, нейтраль территориядә кешегә лояль.

Урта Азия көтүче эте алман овчаркасыннан бәйсезрәк, начаррак өйрәтелә, үзе карар итә. Мәсәлән, ят песи территориягә килгән очракта алман овчаркасы аңа һөҗүм итә, Урта Азия көтүче эте һөҗүм итмәс, чөнки песи хуҗага һәм милеккә зыян китерә алмый.

Урта Азия көтүче эте - флегматикка охшаш, алман овчаркасыннан аерылмалы буларак хуҗаның игътибарын эзләми, кайбер эшлекле кешеләр аңа нибары 20 мин көндә игътибар бирә һәм шуны җитә, әлбәттә алман овчаркасы шактый күбрәк игътибар таләп итә.

Нәкъ шундый сәбәпләрдән Урта Азия көтүче эте 2011 елда Россиядә иң популяр эт токымы булып чыккан. Түбет хосусый милек, йортлар, дачалар, коттеджлар, бакчалар яхшы саклый.

Катлаулы холыкка ия, шуңа күрә армиядә, полициядә, төрмәләрдә кулланылмый.

Төрки илләрдә бик популяр.

Яшерен эт сугышларында еш кулланыла.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]