Үзәк Африка Җөмһүрияте гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үзәк Африка Җөмһүрияте гимны latin yazuında])
Үзәк Африка Җөмһүрияте гимны
Сурәт
Дәүләт  Үзәк Африка Җөмһүрияте
Көйязар Herbert Pepper[d]
Текст авторы Бартелеми Боганда[d]
Тональлек ми мажор[d]
Дата вступления в силу 1960

Үзәк Африка Җөмһүриятенең музыкаль символы булган “Яңарыш” (LA RENAISSANCE) гимнының сүзләрен илнең беренче премьер-министры Бартелеми Боганда (Barthélémy Boganda), ә музыкасын, Боганданың шәхси үтенече буенча, француз этнологы һәм композиторы Эрбер Пеппер (Herbert Pepper) иҗат иткән. Моңа кадәр Франциянең милли музыка белгече Сенегал гимнына да көй язган. Бу хәлләр ике илдә дә 1960 елда рәсми бәйсезлек игълан кылганчы ук булган. Боганда әлеге тарихи вакыйга алдыннан авиаһәлакәткә эләккән.
Бүген җир җәннәте булырдай илдә халыкара җинаятьчеләр үзләренең “малина”сын булдырдылар. Ике бөек шәхес бу гүзәл гимн аша алга сөргән һәм теләсә кайсы халык өчен дә табигый булган кыйммәтләр аяк астына салып тапталды.


[[1]]
Оркестр башкаруындагы язмада (уң яктагы дүртпочмак эчендә) гимн кушымтасының беренче ике юлы уйналмыйча калган. Биредәге Youtube видеосында ул юллар бар.

LA RENAISSANCE

(Француз телендә)

Ô Centrafrique, ô berceau des Bantous !
Reprends ton droit au respect, à la vie !
Longtemps soumis, longtemps brimé par tous,
Mais de ce jour brisant la tyrannie.
Dans le travail, l'ordre et la dignité,
Tu reconquiers ton droit, ton unité,
Et pour franchir cette étape nouvelle,
De nos ancêtres la voix nous appelle.

Refrain:
Au travail dans l'ordre et la dignité,
Dans le respect du droit dans l'unité,
Brisant la misère et la tyrannie,
Brandissant l'étendard de la Patrie.

E ZINGO

(Санго телендә)

Bêafrîka, mbeso tî âBantu
Kîri mo gbû gîgî tî mo-mvenî
Mo bâa pâsi na gbe tî âzo kûê
Me fadësô, mo ke na kürü gô
Mo sö benda, mo bûngbi kûê ôko
Na kusâra ngâ na nëngö-terê
Tî tö ndâ tî finî dutï tî ë sô
E mä gbegô tî_âkötarä tî ë

Refrain:
E gbû kua nzönî na nëngö-terê
E kpë ndiä nzönî na mängö-terê
E kinda wasïöbê, ë tomba pâsi
E yâa bandêra tî ködrö tî ë!

Санго текстының IPA транскрипциясе

[bʷé.à.frí.kà ᵐbʷɛ̀.sò tʲí á.bʷã̀.tù]
[kʲí.rì mò ɡ͡bʷú gʲí.gʲí tʲí mò‿ᶬvɛ̀.nʲí]
[mò bʷá.à pʷá.sì nà ɡ͡bʷè tʲí á.zò kúé]
[mè fà.dē.só mò kʲɛ̀ nà kū.rū gɔ́]
[mò sō bʷɛ̀̃.da mò bʷù̃.ɡ͡bì kúé̯ ɔ́.kɔ̀]
[nà kù.sá.rà‿ᵑɡá nà nɛ̄̃.gō tɛ̀.rɛ̄]
[tʲí tō‿ⁿdá tʲí fʲì.nʲí dù.tʲī tʲí ē só]
[è mā ɡ͡bʷɛ̀.gɔ́ tʲí‿á.kō.tà.rā tʲí ē]


[è ɡ͡bʷú kùà̯‿ⁿzō.nʲí nà nɛ̄̃.gɔ̄ tɛ̀.rɛ̄]
[è k͡pʷē‿ⁿdʲì.ā‿ⁿzō.nʲí nà mā̃.gɔ̄ tɛ̀.rɛ̄]
[è kʲí̃.dà wà.sʲī.ō.bʷé ē tõ.bʷà pá.sì]
[è jáà̯ bʷã.dɛ́.rà tʲí kɔ̄d.rɔ̄ tʲí ē]

Тәрҗемәсе

ЯҢАРЫШ
Үзәк Африка, бантулар бишеге!
Шәрәфле тормыш — бу ихтыярың!
Күптән көлкегә калган, изелеп,
Золым богавын ватып ташлавың.
Хезмәт һәм тәртип аша — мәртәбә,
Хокуклар яулап, бердәм буласы.
Бу яңа авыр юлны үтәргә! —
Ата-бабаның гозер нидасы.

Кушымтасы:
Бердәмлек белән тырыш хезмәттә
Яула хокуклар, иреш хөрмәткә;
Бетсен фәкыйрьлек, золым һәр җирдә,
Ватан байрагы, горур җилфердә!

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]