Үзәк Европа
Үзәк Европа | |
Демоним | Mitteleuropäer һәм Mitteleuropäerin |
---|---|
![]() | |
![]() |

Үзәк Европа — Европаның Көнчыгыш, Көньяк, Көнбатыш һәм Төньяк Европа арасында урнашкан географик төбәк.[1][2] Үзәк Европа үзенең мәдәни төрлелеге белән билгеле;[3][4] әмма бу төбәккә кергән илләр арасында тарихи һәм мәдәни уртаклыклар да бар.[5][6]
Төбәк төрлечә билгеләнсә дә, еш кына аңа Австрия, Хорватия, Чехия, Алмания, Маҗарстан, Лихтенштейн, Литвания, Польша, Словакия, Словения, Швейцария, Румыниядәге Трансильвания һәм Сербиядәне Воеводина керә.[7][8] 16-нчы гасыр башыннан[9][10] 18-нче гасыр башына кадәр,[11] Хорватия, Маҗарстан һәм Трансильваниянең кайбер өлешләре Госманлы дәүләте хакимлегендә булган. 17-нче гасырда бу мәмләкәт шулай ук хәзерге Словакиянең көньяк өлешләрен басып ала.[12][13] Иртә яңа чакта Польша һәм Литва җирләре Ләһстан-Литвания берлегенә кергән. Шул ук чорда Австрия эрцгерцоглыгы, Богемия патшалыгы (хәзерге Чехия), Карниола дүклеге (хәзерге Словениянең бер өлеше), төрле алман бәклекләре һәм Иске Швейцария конфедерациясе Изге Рим мәмләкәте идарәсендә булган. 18-нче гасыр ахырына Һабсбурглар монархиясе, Изге Рим мәмләкәтендәге иң зур көчләрнең берсе буларак, Австрия, Босния һәм Герцеговина, Хорватия, Чехия, Маҗарстан, Словакия һәм Словения җирләрен, шулай ук Сербия, Алмания, Италия, Польша һәм Швейцария нең кайбер өлешләрен үз хакимлеге астына алган.[14] 18-нче гасыр башыннан 20-нче гасыр башына кадәр Үзәк Европада күп санлы яһүд халкы яшәгән.[15]
Салкын сугыш чорыннан башлап, Үзәк Европага кергән илләр тарихи яктан Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европа дип ике өлешкә бүленгән, һәм кайбер очракларда бу бүленеш бүген дә саклана.[16][17][18] Икенче дөнья сугышыннан соң, Европа Тимер пәрдә белән ике өлешкә бүленә:[19] капиталистик Көнбатыш блогы һәм социалистик Көнчыгыш блогы. Әмма Австрия, Швейцария һәм Югославия (үз эченә хәзерге Хырватстан, Словения һәм башка Балкан илләрен алган) битарафлык саклаган. Әлеге бүленешнең иң күренекле симболларының берсе — Берлин дивары була.[20] Шуңа бәйле рәвештә, Үзәк Европа илләренең Европаның әлеге киңрәк төбәкләре белән тарихи, мәдәни һәм геосәяси бәйләнешләре бар.[21][22][23][24]
20-нче гасыр азагы һәм 21-нче гасыр башында Үзәк Европада «стратегик уяну» башлана,[25] һәм аның кысаларында Үзәк Европа саклану хезмәттәшлеге, Үзәк Европа берлеге, Centrope һәм Вишеград төркеме кебек башлангычлар булдырылды. Әлеге уянуга язучылар һәм башка зыялылар зур этәргеч бирде; алар таркалучы диктаторлыкларның җәмгыятьне торгынлыкка китерүен аңлап, Совет золымына каршы чыгарга мәҗбүр булалар.[26]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Lecture 14: The Origins of the Cold War. Historyguide.org. Retrieved 29 October 2011.
- ↑ Central Europe –The future of the Visegrad group (14 April 2005).
- ↑ Rac, Katalin (2023). Diversity and Belonging in Modern Central Europe.
- ↑ (February 2003) «Cross-cultural differences in Central Europe». Journal of Managerial Psychology 18 (1): 76–88. DOI:10.1108/02683940310459600. ISSN 0268-3946.
- ↑ Central European Identity in Politics – Jiří Pehe (cs). Conference on Central European Identity, Central European Foundation, Bratislava (2002).
- ↑ Zepetnek, Steven Tötösy de (2002). Comparative Central European Culture. Purdue University Press. .Калып:Page needed
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносокFact
не указан текст - ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносокJordan 2005
не указан текст - ↑ Moačanin, Nenad (2019), "The Ottoman Conquest and Establishment in Croatia and Slavonia", The Battle for Central Europe, Brill, pp. 277–286, ISBN 978-90-04-39623-4, doi:10.1163/9789004396234_014
, retrieved 2023-12-16
- ↑ Szabó, János (2019), "The Ottoman Conquest in Hungary: Decisive Events (Belgrade 1521, Mohács 1526, Vienna 1529, Buda 1541) and Results", The Battle for Central Europe, Brill, pp. 263–275, ISBN 978-90-04-39623-4, doi:10.1163/9789004396234_013
, retrieved 2023-12-16
- ↑ Ingrao, Charles, ed (2011-08-12). The Peace of Passarowitz, 1718. Purdue University Press. . . http://www.jstor.org/stable/j.ctt6wq7kw.
- ↑ The Ottoman History of Slovakia (2010).
- ↑ Ágoston, Gábor (1998). «HABSBURGS AND OTTOMANS: Defense, Military Change and Shifts in Power». Turkish Studies Association Bulletin 22 (1): 126–141. ISSN 0275-6048.
- ↑ Benabdeljalil, Ilyas (2022-02-15). The Habsburgs: A Millennia-Old Dynasty (Part II).
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносок:14
не указан текст - ↑ Standard country or area codes for statistical use (M49). Methodology. United Nation Statistics Division.
- ↑ Berglee, Royal (2016). «2.3 Regions of Western Europe». World Regional Geography. 2023 елның 21 сентябрь көнендә архивланган.
- ↑ Regions Of Europe (2021-05-10).
- ↑ Iron Curtain Trail – EuroVelo 13.
- ↑ The Berlin Wall | Berlin Wall Foundation.
- ↑ Fall of Communism in Eastern Europe, 1989.
- ↑ Western European Union – Archive of European Integration.
- ↑ Southeast European Cooperative Initiative (SECI).
- ↑ Krastev, Ivan (2022). Reimagining the East-West Divide in Europe.
- ↑ The Mice that Roared: Central Europe Is Reshaping Global Politics. Der Spiegel (26 February 2006).
- ↑ The Tragedy of Central Europe (1984).
Дөнья төбәкләре |
|
---|---|
![]() |
Төньяк · Кариблар · Латин · Үзәк · Көньяк |
![]() |
Төньяк · Көнбатыш · Үзәк · Көнчыгыш · Көньяк |
![]() |
Төньяк · Көнбатыш · Үзәк · Көнчыгыш · Көньяк · Көньяк-Көнчыгыш Якын Көнчыгыш · Урта Көнчыгыш · Ерак Көнчыгыш |
![]() |
Төньяк · Көнбатыш · Үзәк · Көнчыгыш · Көньяк |
![]() |
Австралия · Яңа Зеландия · Меланезия · Микронезия · Полинезия |
![]() |
Арктика · Антарктика |
![]() |
Атлантик · Һинд · Төньяк Боз · Тын · Көньяк (Рәсми рәвештә танылмаган) |
Бу — Аурупа географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, ![]() Мөмкинлек булса, бу искәрмәне төгәлрәккә алыштырырга кирәк.
|