Үзәк колхоз базары (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үзәк колхоз базары (Казан) latin yazuında])
Үзәк колхоз базары
Тип

Ачык акционерлык җәмгыяте

Нигезләү елы

1961 елның 1 мае

Урнашыу

Россия байрагы Россия, Казан

Ключевые фигуры

Абдуллазянов С. С. (директор), Царева Н. Г. (баш хисапчы)

Отрасль

Ваклап сату

Сайт

http://bazarkazan.ru

Үзәк колхоз базары (рус. Центральный рынок) — Казан шәһәренең Вахитов районында урнашкан үзәк универсаль шәһәр базары. Үзәк колхоз базары 1961 елның 1 маенда ачыла[1].

Гомуми үзенчәлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Базарның җир мәйданы — 2,72 га, җылытыла торган сәүдә мәйданы — 18000 м2, тышкы сәүдә мәйданы — 4500 м2, складлар — 4000 м2. Парковка — 300 + 100 урын.

Базар Казанның Вахитов районында Мартын Межлаук урамында, Мәскәү (элеккеге Киров урамы), Габдулла Тукай, Таҗи Гыйззәт, Гаяз Исхакый (элеккеге Володарский урамы), Борһан Шаһиди (элеккеге Ухтомский урамы) һәм Галиәскәр Камал урамнары арасында урнашкан.

Комплекс 1958 елдан 1961 елга кадәр сүтелгән «караван-сарай» урынында төзелә һәм 1961 елның 1 маенда файдалануга тапшырыла[2]. Ябык базар бинасын тулысынча үзгәртеп кору 2004—2005 елларда, милли колоритны саклап, Казан Гипронииавиапромының үзенчәлекле проекты буенча, Казанның меңъеллыгына башкарыла. Яңартылган «Үзәк колхоз базары», Татарстан Президенты сүзләренчә, аның өчен көтелмәгән хәл була. Минтимер Шәймиев: «Әгәр без базарларны барыбызга да ошаган кебек эшли алабыз икән, без күп нәрсәгә сәләтле» дип әйтә[3]. 2018 елда Үзәк базарга кош-корт базарына күченә, анда хайваннар һәм кошлар, шулай ук төрле азык сатыла башлый[4].

Базар чикләренә 4 катлы «Модная семья» сәүдә үзәге һәм 3 катлы «Муравейник» сәүдә үзәге кебек башка эре сәүдә предприятиеләре керә. Үзәк базар янындагы «Нереида», «Сәүдә шәһәре», «Ямская», «Сәүдә Бистәсе», «Витаком» махсус базарлары аерым хуҗалык итүче субъектлар булса да, шәһәр халкы аларны шулай ук «Үзәк Колхоз базары» дип атыйлар.

Транспорт үтемлелеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борһан Шаһиди урамы буенча үзәк базарга трамвай линияләре («Колхоз базары» тукталышы), Мәскәү урамы буенча автобус һәм троллейбус маршрутлары («Колхоз базары» тукталышы) килә.

Казанның Үзәк базарыннан тимер юл вокзалына кадәр — 500 метр, автовокзалга кадәр — 1500 метр, «Тукай мәйданы» метро станциясенә кадәр 900 метр тирәсе.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]