Бишкәк үзәк мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бишкәк үзәк мәчете latin yazuında])
(Үзәк мәчет (Бишкәк) битеннән юнәлтелде)
Мәчет
Бишкәк үзәк мәчете
кырг. Бишкек борбордук мечити
Ил Кыргызстан
шәһәр Бишкәк, Ефәк юлы проспекты
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни, хәнәфи
Бина төре җәмигъ мәчете
Төзелеш еллары 20122018 еллар
Төп даталар:
2018 (ачылу)
Халәте гамәлдә
Тышкы рәсемнәр
Мәчет фоотосурәтләре.

Бишкәк үзәк мәчете (кырг. Бишкек борбордук мечити), Бишкәк шәһәренең Сәрахси исемендәге үзәк мәчете — Кыргызстан башкаласы Бишкәк шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, башкаланың яңа үзәк (җәмигъ) мәчете. Үзәк Азиядә иң зур мәчетләрнең берсе[1]. Бина Төркиянең финанс ярдәме белән торгызылган. 2018 елның 2 сентябрендә ачылган. Мәчетне ачу тантанасында Кыргызстан Президенты Сооронбай Жээнбәков һәм Төркия Президенты Рәҗәп Таййип Әрдоган катнаша[2][3].

Исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Имам әс-Сәрахси

XI гасырда яшәгән хәнәфи мәзһәбе фәкыйһы хөрмәтенә мәчет Имам әс-Сәрахси исеме белән аталган. Әбү Бәкер Мөхәммәд ибн әбү-Сәхәл Әхмәд әс-Сәрахси (фар. محمد بن احمد بن ابي سهل ابو بكر السرخسي) 1009 елда Үзәк Азиядә, Мавараэннәһердә (хәзерге Төркмәнстан территориясендә) туган. Бөек галим һәм вәгазьче имам әс-Сәрахси Үзәк Азиядә хәнәфи мәзһәбен тараткан һәм имам Әбү Хәнифә тәгълиматын үстерүгә зур өлеш керткән. Әс-Сәрахси — берничә дини китап авторы[4].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәрахси исемендәге үзәк мәчет

Совет чорында Кыргызстан ССРда ислам позициясе көчсезләнә, 1991 елга республикада 40 кына мәчет булган. Ил бәйсезлек алгач, ислам да көчәя.

XX гасырның 90нчы еллар уртасына Кыргызстанда 1000гә якын мәчет, 2011 елда якынча 2000 мәчет, гыйбадәт йортлары эшли. Кыргызстанның Дин эшләре буенча Дәүләт комиссиясендә рәсми рәвештә 1 700 дән артык мәчет, 9 ислам югары уку йорты теркәлгән, аларда белем алуны нигездә чит ил мөселман дәүләтләре (Төркия, Иордания) финанслый.

Рәсми мәгълүматлар буенча, Кыргызстан халкының 80 проценттан артыгы ислам динен тота.

Бишкәктә 50 мәчет эшли. Уннан артык ислам дини фонды һәм җәмгыяте, бер Ислам университеты эшчәнлеген гамәлгә ашыра. Бишкәк шәһәренең Мәскәү урамында (элекке) Үзәк мәчет, Дунган мәчете эшли, Төркия акчасына 9 (30) мең кешегә исәпләнгән яңа үзәк мәчет төзелгән.

Бишкәк үзәк мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төзелеш 2012 елда башланган. Проект белән Кыргызстан һәм Төркия мөфтиятләре шөгыльләнгән. 2012 елда мәчет төзелешенә Төркия ягы (Дин эшләре идарәсе белән «Диянәт» фонды) 25 млн АКШ доллары бүлеп биргән[5]. Җитмәгән акчалар республика дәүләт бюджетыннан бүленгән.

Яңа мәчет бинасы элекке «Иссык-куль» кинотеатры урынында төзелгән[6].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әнкараның Коҗатәпә мәчете

Яңа ислам гыйбадәтханәсе Үзәк Азиядә иң эре һәм иң матурлардан берсе. Мәчет классик госманлы стилендә төзелгән һәм Әнкарадагы Коҗатәпә мәчетенә(төр.) охшатып салынган.

Ул 3,5 га территория били, мәчеттә бер үк вакытта 9-10 мең кеше (барлык комплекста 30 меңгә кадәр кеше) намаз укый ала. Бинаның биеклеге 40 метр, 4 манарасының биеклеге 70 метр. Мәчетнең түбәсендәге зур гөмбәзнең биеклеге 37 метр, эчке диаметры 23 метр, тышкы яктан 25 метр. Гөмбәздән ике зур люстра асылынып тора.

Мәчет Төркиядән китерелгән мәрмәр белән бизәлгән. Эчке өлеше Төркия осталары тарафыннан кулдан бизәлгән. Идәне җылытыла, видеокүзәтү камералары һәм лифт бар. Гыйбадәт кылу зоналары белән беррәттән, комлекста 800 машинага туктау урыны, уку бүлмәләре, Ислам өйрәнү өчен конференцияләр залы һәм ашханә, шулай ук Кыргызстан мөфтие резиденциясе дә урнашкан.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Алена Кученко. В Бишкеке возведут крупнейшую мечеть в Центральной Азии. rg.ru, 01.02.2012(рус.)

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]