Үкчә (аяк киеме)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үкчә (аяк киеме) latin yazuında])
Зур үкчәле кыз-хатын аяк киеме

Аяк киеме үкчәсеаяк үкчәсен аякның алгы өлешеннән югарырак күтәрүче аяк киеменең вертикаль элементы.

Табиблар фикеренчә, кешеләрнең өчтән бере үкчәле аяк киеме киеп йөрүдән зыян күрә. Хатын-кызлар арасында үкчәле аяк киеменә мода беркайчан да үтмәячәк кебек. Югыйсә, проблемалар җитди – «атлет табаны»ннан башлап, артроз һәм башка дәвалап булмый торган буын авыруларына кадәр эләктерү ихтималы зур. Иртәдән кичкә кадәр биек үкчәле аяк киеменнән йөргәнгә, аякларда хроник, озакка сузыла торган арыганлык барлыкка килә. Кара кан тамырларында кан җыелып оеша (венозный застой). Аяк балтырындагы мускуллар даими рәвештә киеренке хәлдә, кан белән тәэмин итү артерияләре, кан тамырлары һаман эшләп тора, тамыр тышчалары (стенки сосудов) бераздан туза башлый. Аякта күп тамырлы йолдызчыклар, соңрак варикоз барлыкка килә. Аяклардан кала, үкчәләрнең кеше сын-гәүдәсенә дә тәэсире зур. Җенси билгеләре, оча сөяге (таз) үсеш алган чорда, ягъни 13-14 яшьләрдә, биек үкчәдән йөргән кызларның оча сөяге зәгыйфьләнә[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Уильям Кремер (2013-01-25). Как мужчины перестали носить высокие каблуки. Русская служба Би-би-си. әлеге чыганактан 2013-02-02 архивланды. 2013-01-26 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]