Үлчәү йолдызлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үлчәү йолдызлыгы latin yazuında])
Мизан
Мизан
Мизан

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Libra
(иял. к.: Librae)
Кыскартма Lib
Нигез үлчәү
Туры калкулык 14сәг 15мин тан
15сәг 55мин кача
Авышлык −29° 30′ тан
0° кача
Мәйдан 538 кв. градус
(29 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
Метеор агымнары
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +61° тан −90° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — апрель, май.

Мизан йолдызлыгы (гарәп. الميزانәл-мизан — «үлчәү»; шулай ук Үлчәү йолдызлыгы; лат. Libra) — Гакрәп һәм Сөмбелә йолдызлыклары арасындагы зодиак йолдызлыгы. Гади күз белән күреп булган 83 йолдызны эченә ала. Йолдызлыкның 4 нче дәрәжә зурлыктан яктырак 5 йолдызы гына булуына карамастан, бу иң күренекле зодиак йолдызлыкларыннан берсе. Кояш бу йолдызлыкта 31 октябрьдән 22 ноябрьгә кадәр була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары апрельмай айларында. Тулысынча Россиянең үзәк һәм көньяк өлкәләрендә күренә.

Әүвәл йолдызлыкның йолдызлары Гакрәп йолдызлыгына кергәннәр. Аерым йолдызлык буларак антик гадәткә шактый соң, безнең чорга кадәр II гасырда керә.

Йолдызлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йолдызлыкның иң якты йолдызлары турыпочмаклыкны тәшкил итәләр.

Мизан αЗөбәнел-Җәнүби (гарәп. الزبن الجنوبي‎ — «көньяк кыскыч»), күренүчән икеләтә йолдыз, аның әгъзалары +5,15 һәм +2,75 йолдызча зурлык белән ялтырыйлар.

Мизан βЗөбәнел-Шимали (гарәп. الزبن الشمالية‎ — «төньяк кыскыч»).

Мизан γЗөбәнел-Гакрәп (гарәп. الزبن العقرب‎ — «чаян кыскычы»).

Мизан δүзгәрмә йолдыз, аның ялтыравы 4,8 дән 6,0 га кадәр 2,3 тәүлек периодлы үзгәрә.

Мизан σ — үзгәрмә йолдыз.

Мизан α һәм β үлчәүнең «көянтә»се, ә γ һәм σ — «табаклар»ы булып торалар.

Зодиак йолдызлыклары

Хәмәл | Сәвер) | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут
Еланлы йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара