Гомәр Таһир

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гомәр Таһир latin yazuında])
(Үмәр Даһер битеннән юнәлтелде)
Гомәр Таһир
Үмәр Дахер
Үмәр Таһиров
Ymär Daher.jpg
Туган телдә исем Үмәр Зариф улы Таһиров
Гомәр Зариф улы Таһиров
Туган 15 ноябрь 1910(1910-11-15)
РИ, Түбән Новгород губернасы, Сергач өязе, Куйсуы
Үлгән 10 июль 1999(1999-07-10) (88 яшь)
Финляндия, Һелсинки
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1954–1991).svg РСФСР
ФинляндияFlag of Finland.svg Финляндия
Әлма-матер Хельсинки университеты[d]
Һөнәре юрист, мөгаллим
Җефет Халидә Гыймат Җәмәлетдин кызы
Балалар улы Окан,
кызлары Рәхилә, Тинәт
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]

Гомәр Зариф улы Таһир (Таһиров - Фин. Ymär Daher/Tahiroff, - мишәрчә: Өмәр/Үмәр Таһир; 1910 елның 15 ноябре – 1999 елның 10 июле[1]) — Финляндиядәге татар оешмасы рәисе, Һелсинки университеты тюркология доценты, фәлсәфә докторы, ТАССР атказанган фән эшлеклесе.[1][2]

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И. Шакиров (с), Р. Яхин, А. Арсланов, Үмәр Даһер, М. Макаров, В. Шәрипова, М. Әхмәтов Финляндия президенты Урхо Кекконен(рус.) белән очрашу алдыннан. Һелсинки, 1968

1910 елның 15 ноябренда Түбән Новгород губернасы Сергач өязе (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы) Куйсуы авылында игенче гаиләсендә өлкән бала булып туган.

1922 елда, әнисе вафатыннан соң, Финляндиягә барып төпләнгән әтисе янына чыгып китә. Үмәр, фин мәктәбенә укырга кереп, сигезьеллык мәктәпне җиде елда тәмамлый. Һелсинки университетының юридик факультетын тәмамлый (1938). «Agricultura Anatolica I. Die volkstümlichen landwirtschaftlichen Geräte» темасына докторлык диссертациясен[3] яклый.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1938 елда Һелсинки шәһәр салым идарәсенә инспектор булып урнаша, бүлек җитәкчесе дәрәҗәсенә ирешә. 1973 елда лаеклы ялга чыга. Төп хезмәтеннән башка, муниципаль органнарга төрле вазифаларга сайлана.
  • 1963 елдан Һелсинки университетында алтай телләрен (нигездә, татар телен) укыткан[4].
  • 1973 Үмәр Дахер Һелсинки университетының алтаистика һәм тюркология кафедрасы доценты итеп билгеләнә, төрек һәм татар теле курсларын алып бара.

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

TATARICA[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970 елның 15 ноябренда Һелсинки университеты тюркология доценты, фәлсәфә докторы һәм вице-судья Үмәр Даһерның 60 яшьлек юбилее уздырыла. Әлеге вакыйгага багышлап, галимнең дуслары төрле илләрнең күренекле галимнәре язган, нигездә, татар теле һәм татар халкы тарихына багышланган мәкаләләрен туплап, «TATARICA» китабы нәшер итәргә уйлыйлар.

1987 елда, 17 елдан соң гына, фин, инглиз, татар, рус телендә язылган китап дөнья күрә: Tatarica (Studia in Honorem Umar Daher), Vammala, Vammalan Kirjapaino Oy, 1987[6].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Окан Дахер әти-әнисе каберендә. Хельсинки, 2022.

Үмәр вас Халидә Гыймат Җәмәлетдин кызына өйләнде. Аларның өч баласы бар; Окан, Рәхилә, Тинәт.[2][7]

Үмәрның улы Окан - Финляндиядә күренекле татар. Ул татар-фин сүзлеген бастырып, Хельсинки университетында татар телен укыта. Ул Фин татар җыелышының озак вакыт председателе. 2010 елда ул Татарстанга сәяхәтендә Президент Таря Халоненны озатты.[2][8]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]