Үмәр Мәүлиханов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Үмәр Мәүлиханов
Mawlihanov.jpg
Тулы исем:

Мәүлиханов Үмәр Абдулла улы

Һөнәре:

фехтование (кылыч)

Туу датасы:

24 сентябрь 1937(1937-09-24)

Туу җире:

Мәскәү

Милләт:

татар

Үлем датасы:

1999 ел(1999)

Үлем җире:

Мәскәү

Бүләк һәм мөкяфәтләре:

атказанган спорт остасы (1964)

Үмәр Мәүлиханов (рус. Умяр Мавлиханов) – СССРның данлыклы спортсмен-кылыччысы. Атказанган спорт остасы (1964). РСФСР атказанган тренеры (1975).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елда Мәскәүдә дөньяга килә. Ата-анасы башкалага Горький өлкәсенең Мәдәнә авылыннан күчеп килгәннәр.

1958 елдан алып 1968 елга кадәр СССР җыелма командасында. Рим Олимпия уеннарында катнашучы. Токиодагы һәм Мехикодагы уеннарда команда турнирында җиңүче. 1964 еллар уеннарында шәхси турнирда бронза медаль иясе.

Шулай ук команда турнирында 1965, 1967, 1969 елларда Дөнья чемпионы, 1958, 1961, 1963, 1966 елларда көмеш призер, 1959, 1962 елларда бронза иясе. 1967, 1968, 1970 елларда ЦСКА составында Европа кубогы иясе. 1963, 1967, 1968 елларда шәхси һәм команда турнирларында СССР чемпионы.

1975 елда Мәскәү җиңел сәнәгатьнең технологик инстиуттын тәмамлый.

1999 елның августында Мәскәүдә, диабет авыруыннан дөнья куя.

Әдәбиятта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Контрапункт», Татьяна Любецкая. Роман

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]