Үпкә эмфиземасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үпкә эмфиземасы latin yazuında])
Үпкә эмфиземасы
Сурәт
Саклык белгечлеге пульмонология[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару oxtriphylline[d][1], Эуфиллин[d][1], Ацетилцистеин[d][1], теофиллин[d][1], acefylline[d][2] һәм dyphylline[d][3]
Генетик бәйләнеш BICD1[4] һәм ADARB2[d][5]
ICD-9-CM 492.8[6]
ICPC 2 идентификаторы R95
 Үпкә эмфиземасы Викиҗыентыкта

Үпкә эмфиземасы — үпкәләрдә һаваның артык җыелып чыкмый ка­ луы, альвеолаларның тартылуы һәм җимерелүе белән характерланучы патологик халәт. Эмфизема авыруы белән интегүчеләрнең үпкәләреннән чыкмый калган һава 20-30 % тан артык була. Обструктив бронхит, хроник рәвештә барган үпкә ялкынсынуы, озак дәвам иткән бронхиаль астма, профессиональ авырулар һәм башкалар эмфизема авыруы сәбәпләре булып тора. Өргәндә үпкәләренең механик тартылуы сәбәпле, музыкантларда һәм бик авыр физик эшләр башкарып, ул эш сулыш алу тоткарлыгына бәйле булган кешеләрдә дә эмфизема очрый.

Шулай ук бу авыру олы яшьтәге кешеләрдә еш күзәтелә. Үпкә эмфиземасы белән авыручыларның төп шикаятьләре—тын кысылу. Башлангыч чорда мондый күренеш физик йөкләнешләр вакытында булса, соңрак тыныч вакытта да борчый башлый. Көзге-язгы периодта, һава шартлары үзгәргәндә, салкын тиеп авырганда, бронхит авыруы белән интеккәндә дә, тын кысылуга зарланалар. Тын кысылу йөткергәндә көчәя һәм йөткерү өянәге беткәч, авыру шактый вакыт сөйләшә алмый тора. Тын кысылу, «сулыш чыгару»га турыдан-туры бәйле, чөнки сәламәт кеше үпкәдән һаваны этеп чыгарса, авыру «кысып» чыгара, һаваны үпкәдән кысып чыгарганда, күкрәк читлегендә басым күтәрелә, шунлыктан муендагы веналар да кабарып чыга. Әгәр моның өстенә йөрәк җиткелексезлеге өстәлсә, муендагы веналарның кабаруы тыныч вакытта да бетми. Авыруның йөзе шешенгән сыман булып тора. Тәннең дисталь өлеше күгәрү (акроцианоз), лайлалы тышчаларның, яңакның, борынның, колак йомшагының күгәрүе күзәтелә. Тәннең соры, туфрак сыман төстә булуы күзгә ташлана. Еш кына тырнаклар миндальсыман төс ала, ә соңрак сәгать пыяласына охшаш булып үзгәрәләр. Бармаклар барабан таякларына охшый башлый, бу үзгәрешләр чирнең соңгы стадиясендә барлыкка килә. Авыру бик озак дәвам иткәндә, күкрәк читлеге мичкә формасын ала. Сулыш алуда өстәмә сулыш мускуллары катнаша һәм бу вакытта алар кыскарып күкрәк читлеген барлык «каркас»ы белән югарыга күтәрәләр. Рентген белән тикшергәндә үпкәләрнең үтә күренмәле икәнлеге беленә. Үпкәләрнең чикләре түбәнгә төшә, диафрагма йөреше шактый чикләнә.

Үпкә эмфиземасы белән интеккән авыруларның йөрәге, аңа җитәрлек күләмдә кислород килмәгән шартларда, даими рәвештә бик киеренке эшләргә дучар. Бу, үз чиратында, миокард дистрофиясенә һәм йөрәк эшчәнлеге җиткелексезлегенә китерә. Шул сәбәпле үпкәләрнең җиткелекле я эшләмәве янына, тора-бара үзенең характерлы симптомнары белән йөрәк җиткелексезлеге өстәлә. Мондый авырулар бронхит, үпкә ялкынсынуын бик авыр кичерәләр. Авыру дәвам итсә, даими рәвештә үпкә-йөрәкнең җиткелекле эшләмәве хаста кешенең хәлен начарайта, аны үлемгә китерә. Авыруны дәвалау һәм профилактика бронхит, үпкә ялкынсынуларын вакытында, дөрес итеп дәвалаудан гыйбарәт. Дәва физкультурасы бик зур роль уйный. Йөрәк җиткелексезлеге барлыгы беленсә, йөрәк мускулларына уңай тәэсир итә торган даруларны вакытында билгеләү мөһим. Авыру азып китмәгән вакытта, бронхолитик препаратлар спейсер яки небулайзер ярдәмендә бирелә. Какырык чыгара торган ацетилцистеин, амброксол кебек дарулар кулланыла. Дәвалау процессында кислород куллану да уңай тәэсир итә.


Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]