Үтерешле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үтерешле latin yazuında])
Үтерешле
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
ачык тигез җир
Физик активлык

Үтерешле татар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ачык тигез җирдә озынлыгы илле адым чамасы бер сызык сызалар. Уйнаучылар ике тигез бүлемгә аерылгач, икесе дә бер-берсенә каршы шул сызыктан унар адым артта тезелеп торалар. Уйнаучыларның берсе сызык аша чыгып каршы яктан берәрсенең аркасына сугып «үлде!» дип кычкыра һәм каршы яктагыларның берсенә дә суктырмыйча үз ягына чыгарга тырыша. Икенче уенда сугылган ике як кешеләре дә уеннан чыга бара.

Уен шул рәвештә бер як бөтенләй үлеп беткәнче дәвам итә. Ахырда җиңүчеләр «үлеп беткән» командадагыларның җилкәсенә утырып уен урынын әйләнәләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]