Равил Үтәбай-Кәрими

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Үтәбай-Кәрими latin yazuında])
(Үтәбай-Кәрими Равил битеннән юнәлтелде)
Равил Үтәбай-Кәрими
Туган 30 август 1933(1933-08-30)
Казаклар (Теләче районы), Саба районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 7 март 2005(2005-03-07) (71 яшь)
Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР[1]
 Россия[1]
Һөнәре Шәрыкъ кулъязмалары белгече, Ислам дине белгече
Җефет Маһинур Үтәбаева

Равил Үтәбай-КәримиБашкортстанда яшәгән күренекле татар галиме, энциклопедик белемгә ия шәркыять һәм исламият белгече, ялкынлы публицист.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Равил Үтәбаев 1933 елның 30 августында Татарстан Республикасы Теләче районының Казаклар авылында дөньяга килә. 1950-1952 елларда Мәскәүдә Көнчыгышны өйрәнү институтында белем ала. 1956 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмалаганнан соң, халык мәгарифе системасында эшли. Башкортстанда, Тәтешле районының Күрдем урта мәктәбендә укыта. 1988-1991 елларда СССР ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр була. 1992-1994 елларда мәдрәсә ректоры, Россия һәм БДБнең Европа өлеше илләре мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте Гыйльми советында әгъза булып тора.

Р.Үтәбай-Кәрими 2005 елның 7 мартында Уфа шәһәрендә вафат була. Җәсәде Татарстан Республикасы Теләче районының Казаклар авылына кайтарыла һәм шунда җирләнә.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Равил Үтәбай-Кәрими, гарәп теле, көнчыгыш, ислам дине белгече буларак, рус, татар, башкорт, үзбәк, казакъ, төрек һәм башка телләрдә Көнчыгыш халыкларының мәгърифәтчелеге тарихын яктырткан мәкаләләр бастыра. Аның тарафыннан Риза Фәхретдин, Мәҗит Гафури, Закир Кадыйри һәм башка танылган татар мәгърифәтчеләренең һәм язучыларының хезмәтләре басмага хәзерләнә. Ул ислам дине тарихы һәм кануннары буенча белешмәлекләр дә төзегән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Башкорт энциклопедиясеБашкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит — ISBN 978-5-88185-053-1