Үңәч дискинезиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үңәч дискинезиясе latin yazuında])
Үңәч дискинезиясе

Дискинезия — куыш әгъзаларда мускуллар кыскаруы бозылу, ә ашкайнату дискинезиясе—шома мускуллы ашкайнату органнарының тонусы һәм перистальтикасы бозылуын күрсәтүче функциональ авыру. Бу язмада үңәч, ашказаны, үт чыгару юллары, эчәклек кебек органнарның дискинезиядән зарарлануы каралыр. г Үңәчнең спастик дискинезиясе, башка төрле әйткәндә, эзофагоспазм — билгеле бер вакыт узган саен үңәчнең кысылуы. Үңәч функциясе регу­ ляциясенең кортикаль бозылышлары нәтиҗәсендә барлыкка килгән эзофагоспазм беренчел, ә җәрәхәт, үт ташы авыруы һәм башка авырулардан соң барлыкка килгән эзофагоспазм — икенчел дип атала.

Аларга еш булмаган дисфагия (йоту акты бозылуының гомуми атамасы), йотканда күкрәк сөяге артында авырту сизелү характерлы. Авыруның, диагнозы рентген белән тикшергәндә раслана. Тикшерү вакытында рентген нурлары контрастлы матдә аша узып, үңәчнең спастик деформациясен күрсәтә. Күп вакытта чир озак дәвам итә. Катлаулануы: үңәчнең үзендә I чын дивертикуллар ясалуы, диафрагманың үңәч тишегендә аксиаль (күчәр) бүсер барлыкка килүе ихтимал.

Икенчел эзофагоспазм авыруын дәвалаганда, беренче чиратта, аңа китер­ гән төп авыруны дәваларга кирәк. Көненә 4-6 тапкыр регуляр туклану, диета тотарга киңәш ителә. Бар очракларда да эчке әгъзаларның шома мускулларының спазмын бетерүче дарулар (спазмолитиклар), холинолитик чаралар, тынычландыручы медикаментлар билгеләнә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]