Үһән вирусология институты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үһән вирусология институты latin yazuında])
Үһән вирусология институты
Нигезләнү датасы декабрь 1956[1]
Сурәт
Рәсми исем 中国科学院武汉病毒研究所[1]
Кыскача исем WIV
Әһәмиятле кеше Ши Чжэнли[d]
Дәүләт  Кытай[2]
Административ-территориаль берәмлек Цзянся[d]
Ана ширкәт Кытай фәннәр академиясе[d]
Адрес 湖北省武汉市武昌区小洪山中区44号[3]
Почта индексы 430071[3]
Рәсми веб-сайт whiov.cas.cn һәм english.whiov.cas.cn(ингл.)[2]
Карта
 Үһән вирусология институты Викиҗыентыкта

Үһән вирусология институты (ингл. Wuhan Institute of Virology, WIV; кыт. трад. 中国科学院武汉病毒研究所, пиньинь: Zhōngguó Kēxuéyuàn Wǔhàn Bìngdú Yánjiūsuǒ) — Кытай фәннәр академиясе идарә астындагы вирусология тикшеренү институты. Үһән шәһәренең (Хубэй провинциясе) Цзянся районында урнашкан. Кыйтга Кытайда 4 биоиминлек дәрәҗәсендә (BSL-4) төзелгән беренче лаборатория.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956 елда Кытай фәннәр академиясенең Үһән микробиология лабораториясе буларак нигез салына. 1961 елда ул Көньяк Кытай микробиология институты була, ә 1962 елда Үһән микробиология институты дип үзгәртелә. 1970 елда фән һәм технологияләр идарәсен фән һәм техника буенча Хубэй комиссиясе җитәкләгәч, Хубэй провинциясенең микробиология институты булып үзгәртелә. 1978 елның июнендә Кытай фәннәр академиясенә кире кайтарыла һәм Үһән вирусология институты дип үзгәртелә[4].

2015 елда Лионнан француз инженерлары белән берлектә институтта 300 млн юань (44 млн. АКШ доллары) торган Милли биоиминлек лабораториясе эшләнә һәм кыйтга Кытайда 4 биоиминлек дәрәҗәсендә (BSL-4) төзелгән беренче лаборатория була[5][6].

Коронавирусны тикшеренү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елда Үһән вирусология институтыннан тикшеренүчеләрне үз эченә алган төркем SARS коронавирусының килеп чыгышы турында тикшеренү бастыра. Төркем Кытайдагы дагаборынлы ярканатларның SARS ка охшаган коронавирусларның табигый резервуар булуын ачыклаган[7]. Институт тикшеренүчеләре Кытайның төрле урыннарында меңләгән дагаборынлы ярканатлардан пробалар алганнар, ул ярканатларның коронавирусының 300 дән артык эзлеклелеген аерып чыгарган[8]. 2015 елда институт ярканатлар коронавирусы ярдәмендә HeLa ны йоктырырга мөмкинме, дигән уңышлы тикшеренүне бастырып чыгара. Институт командасы типик булмаган пневмония вирусы белән ярканат коронавирусын үз эченә алган гибрид вирусын эшләгән. Гибрид вирус кеше күзәнәкләрен йоктыра алган[9][10].

COVID-19 пандемиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елның гыйнварында Пекиндагы АКШ илчелеге үз хезмәткәрләрен, дипломатларын, Үһән вирусология институты экскурсиягә җибәргән. Экскурсия нәтиҗәләре буенча Вашингтонга институтта куркынычсызлык проблемалары турында ике дипломатик ашагыч хәбәр җибәрелә[11]. Ашагыч хәбәрләрнең берсе «The Washington Post»ка эләккән. Шуның белән 2020 елның 16 апреленә кадәр Кытайның пандемияне таратуда гаеплелеге нигезләнә. Америка күзләве мәгълүматлары буенча, короновирус симптомнары белән институтның өч хезмәткәре Үһән хастаханәләренә 2019 елның ноябрендә эләккән[12], ягъни бу хәл Кытай Үһән халкы арасында пневмониянең яңа төрен таныганчы берничә атна элек булган[13].

2019 елның декабрендә Үһән сәламәтлек саклау органнары билгесез коронавирус белән бәйле пневмония очраклары турында хәбәр итәләр. Институт үз коронавируслар коллекциясен тикшергән һәм яңа вирусның 96 процентка Кытайның көньяк-көнбатышында дагаборынлы ярканатларыннан алынган үрнәккә тәңгәл булуын ачыклаган[14].

2021 елның 26 маенда АКШ президенты Джо Байден махсус хезмәтләргә Үһәндагы институт лабораториясеннән COVID-19 вирусы таралуы турындагы юраманы тикшерергә күрсәтмә бирә[15].

Тикшеренү үзәкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Институт составына түбәндәге тикшеренү үзәкләр керә[16]:

  • Барлыкка килүче йогышлы авырулар үзәге;
  • Кытай вирус ресурслары һәм биоинформатика үзәге;
  • Гамәли һәм экологик микробиология үзәге;
  • Аналитик биохимия һәм биотехнология бүлеге;
  • Молекуляр вирусология бүлеге.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 http://www.whiov.cas.cn/gkjj/jgjj_160219/
  2. 2,0 2,1 GRID Release 2017-05-22 — 2017-05-22 — 2017. — doi:10.6084/M9.FIGSHARE.5032286
  3. 3,0 3,1 http://www.whiov.cas.cn/
  4. History. 2020-01-26 тикшерелгән.
  5. David Cyranoski Inside the Chinese lab poised to study world's most dangerous pathogens(ингл.) // Nature : journal. — Т. 592. — № 7642. — С. 399—400. — DOI:10.1038/nature.2017.21487 — PMID 28230144.
  6. China Inaugurates the First Biocontainment Level 4 Laboratory in Wuhan. Wuhan Institute of Virology, Chinese Academy of Sciences (2015-02-03). әлеге чыганактан 2016-03-03 архивланды. 2016-04-09 тикшерелгән.
  7. Li, Wendong; Shi, Zhengli; Yu, Meng; Ren, Wuze; Smith, Craig; Epstein, Jonathan H; Wang, Hanzhong; Crameri, Gary; Hu, Zhihong; Zhang, Huajun; Zhang, Jianhong; McEachern, Jennifer; Field, Hume; Daszak, Peter; Eaton, Bryan T; Zhang, Shuyi; Wang, Lin-Fa Bats Are Natural Reservoirs of SARS-Like Coronaviruses(ингл.) // Science : journal. — Т. 310. — № 5748. — С. 676—679. — DOI:10.1126/science.1118391 — PMID 16195424.
  8. Bat cave solves mystery of deadly SARS virus — and suggests new outbreak could occur, nature.com (2017-10-01). 26 гыйнвар 2020 тикшерелде.
  9. Menachery, V., Yount, B., Debbink, K. et al. A SARS-like cluster of circulating bat coronaviruses shows potential for human emergence. Nat Med 21, 1508—1513 (2015). https://doi.org/10.1038/nm.3985
  10. Butler, Declan (2015-11-12). Engineered bat virus stirs debate over risky research: Lab-made coronavirus related to SARS can infect human cells. Nature.
  11. Дипломаты из США предупреждали о проблемах с безопасностью в лаборатории в Ухане 14 апреля 2020
  12. Америка күзләве Үһән лабораториясеннән вируслар турында мәгълүмат ала алган
  13. Covid: Biden orders intelligence report on virus origin
  14. Qiu, Jane How China's "Bat Woman" Hunted Down Viruses from SARS to the New Coronavirus(ингл.) // Scientific American : magazine. — Springer Nature.
  15. Вашингтон COVID-19ның килеп чыгышын тикшерергә чакыра
  16. Administration. 2020-01-26 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • english.whiov.cas.cn — Үһән вирусология институтының рәсми сайты