Һавай утраулары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Һавай утраулары
ингл. Hawaiian Islands, һав. mokupuni o Hawai‘i
Hawaii Islands.PNG
21°18′41″ т. к. 157°47'47" кб. о. (G) (T)
Акватория Тын океан
Иң эре утрау Һавай
Гомуми мәйдан 28 311 км²
Ил АКШFlag of the United States.svg АКШ
Беренче дәрәҗә АБ Һавайлар
Халык саны (2010 ел) 1 360 301 кеше
Халык тыгызлыгы 48,048 кеше/км²
Commons-logo.svg Һавай утраулары Викиҗыентыкта

Һавай утраулары (ингл. Hawaiian Islands, һав. mokupuni o Hawai‘i, элек Сандвич утраулары) — Тын океандагы архипелаг. Утраулар төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка 3600 километрга сузылган һәм 24 вулканик утраулардан гыйбарәт.

Иң биек нокта — 4205 м. (Мауна-Кеа сүнгән вулканы). Иң эре утраулар: Һавай, Мауи, Молокаи, Оаху һ.б. Гамәлдәге вулканнар күп.

Климат — тропик диңгез климаты. Иң эссе ай — августның уртача температурасы +21…+25°С, февральнеке +18…+20°С. Уртача еллык явымнар саны — 3500—4000 мм. Елгалар фәкать зур утрауларда гына бар. Туфраклар — кызыл, кызыл-коңгырт, тауларда тау-урман коңгырт. Үсемлекләрнең 90% эндемик.

Туризм һәм ял итү зонасы; климатик курортлары бар. Административ мәркәз — Һонолулу шәһәре.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]