Мөхәммәтһади Килдебәкев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәтһади Килдебәкев latin yazuında])
(Һади Килдебәк битеннән юнәлтелде)
Мөхәммәтһади Килдебәкев
Туган 29 март 1881(1881-03-29)
Ишле, Стәрлетамак өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 18 август 1949(1949-08-18) (68 яшь)
Екатеринбург, РСФСР, СССР
Эш бирүче Госмания мәдрәсәсе[1] һәм Фатих Кәрими басмаханәсе[2]

Мөхәммәтһади Килдебәкев (Һади Килдебәк, Мөхәммәтһади (Һади) Нурмөхәммәт улы Килдебәкев, 29 март 1881(1881-03-29), Ишле, Стәрлетамак өязе, Уфа губернасы, Россия империясе18 август 1949(1949-08-18) (68 яшь), Екатеринбург, РСФСР, СССР) — журналист, педагог, язучы. 1908-1913 елларда «Вакыт» гәҗитендә, «Ялт-йолт» журналында һәм башка гәҗитләрдә мәкаләләре басыла. «Сугыш сафы» (1917-1918), «Чулпан» (1918-1919) гәҗитләре мөхәррире. 1918-1919 елларда Эчке Россия мөселманнары эшләре комиссариатының матбугат бүлеге мөдире. 1921-1926 елларда БАССРның мәгариф, игенчелек, юстиция халык комиссариатларында эшли. 1933-193? елларда Свердловск татар педтехникумы директоры. «Фәлсәфә ноктаи нәзарыннан дин», «Егерменче гасырда безнекеләр», «Ислам һәм музыка» (1911), «Ислам һәм хатын-кызлар» (1928), «Дания» (1929), «Төркия» (1929), «Коллекитв хуҗалык һәм диннәр» (1930) һ.б. китаплар, Кнут Һамсунның «Sult» («Ачлык») романын татар теленә тәрҗемәсе (1911) авторы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]