Әхмәтһади Максуди

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәтһади Максуди latin yazuında])
(Һади Максуди битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Әхмәтһади Максуди
Туган телдә исем Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди (Максудов)
Туган 28 сентябрь 1868(1868-09-28)
Ташсу, Казан губернасы
Үлгән 28 июнь 1941(1941-06-28) (72 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Сара Садыйкова урамы, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы Россия империясе
ССБР байрагы ССРБ
Әлма-матер Касыймия мәдрәсәсе
Һөнәре журналист, мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе, нашир
Ата-ана
  • Низаметдин мулла Максуди (әти)
Кардәшләр Садри Максуди

 Әхмәтһади Максуди Викиҗыентыкта

Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди (Әхмәдһади Максуди, Һади Максуди, Әхмәд Максуди, احمد هادی مقصودی буларак та билгеле, 28 сентябрь 1868 ел28 июнь 1941 ел) ― атаклы татар мөгаллиме, җәмәгать эшлеклесе, журналист һәм нашир. Ул төзегән «Мөгаллим сәни» гарәп имлясы дәреслеге бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый һәм төрле милләт кешеләре тарафыннан кулланыла. Шулай ук, Әхмәтһади Максуди Казанда беренче татар китапханәсен — «Китапханәи Исламия»не оештыручы буларак та билгеле.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхмәтһади Максуди 1868 елның 28 сентябрендә Казан губернасы Ташсу авылында, (хәзерге Биектау районына керә ) авыл мулласы Низаметдин (1845/46-1900) гаиләсендә туган. Бу гаиләдә татар дөньясының ике олуг шәхесе — Һади һәм Садри Максудилар туып-үскәннәр.

Әхмәтһади башта үз авылындагы әтисе мәдрәсәсендә укый. 1881 елны ул Казанга килә, заманының мәшһүр мәдрәсәләренең берсе булган «Күл буе» яки «Галләмия» мәдрәсәсенә укырга керә һәм сигез ел дәвамында шунда белем ала. Укып бетергәч , 1890-1892 елларда шунда мөгаллимлек итә. Мәдрәсә мәгариф системасына җитди үзгәрешләр кертергә кирәклеген аңлап, Һади 1892 елда татар мәгарифендә чын мәгьнәсендә инкыйлаб ясап, татар әлифбасына 6 хәреф кертә һәм «Имляда ишетелгәнчә язу тиешле» дигән кагыйдәсеннән файдаланып, үзенең «Мөгаллим әүвәл» әлифбасын бастырып чыгара. Әлеге дәреслек 1918 елга кадәр барлыгы 32 басма кичерә, татар балалары өчен генә түгел, ә казакъ, башкорт, кыргыз, үзбәк балаларының да уку китабы булуы белән уникаль күренешкә әйләнә.

Һади Максуди татар мәктәп-мәдрәсәләре өчен 30 дан артык исемдә дини һәм фәнни дәреслекләр, методик кулланмалар яза һәм аларның һәрберсе диярлек 2—3—6 басма кичерәләр. Соңрак галим Җ. Вәлиди аның «Төрки сарыф» (морфология), «Төрки нәхүе» (синтаксис), «Шифаһия» («Гарәп телен өйрәнү өчен 100 дәрес») кебек хезмәтләренә югары бәя биреп:

Бу китаплар туган телебезне өйрәнү өлкәсендә чын мәгьнәсендә фәнни хезмәтләр булды

дип әйтә.

Аның «Мөгаллим әүвәл» һәм «Гыйбадәте Исламия» дәреслекләре бөтен бер тарихи чорны алып торалар, алар хәтта, гарәп теленә тәрҗемә ителеп, Мисыр мәктәпләрендә дәреслек булып та кертеләләр.

Наширлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1893 елда Максуди Төркиягә китә һәм андагы яңа ысул белән укыту системасы белән таныша. Татар телендә газета чыгарырга теләгән Һади анда газета чыгару серләренә дә өйрәнә. Монда ул төрек язучысы Җ. Мидхәт белән таныша, «Икьдам» газетасы мөхәрире белән дуслаша, хәтта бераз вакыт әлеге гәзиттә эшләп тә ала. Төркиядән кайтышлый ул, Исмәгыйль Гаспринский чакыруы буенча, Кырымда Бакчасарайда туктала, андагы Зынҗырлы мәдрәсәсендә укыта, «Тәрҗеман» газетасында эшли.

1896 елны Һ. Максуди Казанга кайта һәм Казан укытучылар мәктәбендә экстерн юлы белән имтиханнар тапшырып укытучы дипломы ала. 1897 елда «Бертуган Юнысовлар» химаясындагы мөселман балалар приютында татар теле, тарихы һәм география фәннәрен укыта. Ул бу елларда яңача дәреслекләр язу һәм мөгаллимлек итү белән шөгыльләнә.

1892 елдан башлап татарча газета чыгаруны үзенә максат итеп куйган Максуди 1905 елга кадәр 4-5 мәртәбә «Йолдыз», «Көндез», «Казан» исемендәге газеталар һәм «Йолдыз» исемендәге журнал чыгарырга рөхсәт итүне сорап Матбугат эшләре буенча Баш идарәгә үтенеч хатлары яза, әмма рөхсәт ала алмый. Ләкин 1905 елгы инкыйлаб моңа мөмкинлек тудыра, һәм 1906 елның 15 гыйнварында өченче татар гәзите[1] «Йолдыз» газетасының беренче саны дөнья күрә. Шул көннән башлап 12 ел дәвамында беренче елларда атналык, аннан атнага 2 мәртәбә, тора—бара көндәлек булып чыга башлаган газетаның тиражы да 5-6-8 меңгә житә. Газета яхшы кәгазьдә, югары техникалы һәм җиңел укыла торган телдә басыла.

«Йолдыз» газетасының тоткан кыйбласы, теге яки бу проблемаларга булган мөнәсәбәте, патша хөкүмәтенең милли сәясәте, Россия Дәүләт думаларында күтәрелгән мәсьәләләр һәм аларның чишелеше мәсьәләләре, анда тикшерелгән закон проектларына булган карашны күрсәтүе аша аның редакторы Һ.Максудиның да заманының иң зыялы, киң эрудицияле сәясәтче икәнен күрергә, шулай ук аның үзе язган һәм С.Максудиның “Йолдыз” да басылып барган үткен, кыю мәкаләләренә карап, Һ.Максудиның да татар җәмәгатьчелеге дөньясында тоткан урынын билгеләргә була[2].

1918 елның 21 июнендә 12 ел татар халкына хезмәт иткән «Йолдыз» газетасының соңгы —1900 саны чыга.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхмәтһади Максуди Казанда беренче татар китаханәсен —«Китапханәи Исламия» оештыручыларның берсе. Китапханә 1906 елның 2 гыйнварында ачыла һәм шул көннән башлап 1923 елга кадәр аның мөдире була [3]. Китапханәнең матди ягы «Ярлы мөселманнарга ярдәм» жәмгыяте рәисе М—Б. Апанаев ярдәме белән шәһәр думасы аша хәл ителә, ел саен китапханәгә 1000 сумлап субсидия бирелеп барыла. Китапханә атнага ике көн бары тик хатын—кызлар өчен генә эшли.

Һ.Максуди «Иттифак әл–мөслимин» фиркасын оештыручыларның берсе һәм аның барлык корылтайларының да эшендә катнашкан вәкил. Ул әлеге партиянең мәктәп-мәдрәсә эшләре комиссиясе секретаре буларак та шактый гына эшләр башкарган, ә Казан шәһәр думасы әгьзасы — гласный буларак, шушы проблемалар каралганда, дума жыелышларында чыгышлар ясаган.

Беренче бөтендөнья сугышын халык өстенә килгән олы афәт итеп кабул итеп, Максуди 1914 елның август аенда Казанда, Петроградтан кала икенче булып, сугышта һәлак булганнарның туганнарына һәм яралы солдатларга ярдәм итү өчен Мөселман комитеты төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе була. Мулла С. Иманколый белән берлектә оештырылган әлеге комитет бу елларда яралы мөселман солдатларының хәлләрен жиңеләйтү йөзеннән шактый гына эшләр дә башкара.

Инкыйлабтан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Октябрь инкыйлабыннан соң 5-6 тел белгән, З0 елдан артык педагогик стажлы һәм 30 лап дәреслек язып бастырган педагог-галимнең, 12 еллык журналистлык тәҗрибәсе булган татар дөньясында киң танылган шәхеснең — төрки халыклар арасында мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә «хезмәтләре гаять бөек булган»[4] Әхмәтһади Максудиның совет хөкүмәтенә кирәге калмый. 1927 елда хөкүмәт тарафыннан «пожизненно» дип 50 сум күләмендә пенсия билгеләнелә. Максуди башта педагогия институтында гарәп теле укытырга, аннан чыгарылгач, китап төпләү артелендә эшләргә мәжбүр була. Шушы шартларда да галим үзенең гыйльми эшчәнлеген туктатмый. 1927 елда ул 5000 тираж белән әле бүген дә үзенең фәнни кыйммәтен югалтмаган «Фәнни камус»ын — татарча беренче энциклопедик сүзлек бастырып чыгара.

Октябрь инкыйлабыннан соң башланган эзәрлекләүләр, татар зыялылары язмышы Һ. Максудины да читләтеп узмый. Һ. Максуди кулга беренче мәртәбә 1933 елның 16 гыйнварында алына. Ул ВСФП—Бөтенсоюз социал-фашист партиясен оештыруда һәм Казан тирәсендәге районнарда совет хакимиятенә каршы эш алып баруда, Төркия файдасына шпионлык итүдә, эмиграциядәге С.Максуди, Г.Исхакый, Ф.Туктаровлар белән элемтәдә торуда гаепләнә. 4232 нче номерлы әлеге эшне оештыручылар—НКВД органнары Казан һәм Казан тирәсендәге районнарның элеккеге мулла-мөдәррисләрен, мөгаллимнәрен жыеп алганнар һәм аларны контрреволюцион эш алып баруда гаепләп, төрлесен-төрле срокка хөкем иткәннәр. Һ. Максуди исә алар тарафыннан әлеге оешманың житәкчесе итеп билгеләнелә һәм 3 елга Вятка шәһәренә сөргенгә жибәрелә.

Һ. Максуди сөргендә дә үзенең гыйльми эшчәнлеген ташламый. Көнчыгыш фәлсәфәсен яхшы белгән галим монда көнчыгыш фәлсәфәсенә багышланган хезмәтен – «Восточная логика»ны — яза һәм аны русчага тәржемә итү белән шөгыльләнә. Бу — фәлсәфә буенча татарча язылган беренче хезмәт.

Сөрген срогы тулганнан соң, 1936 елның ахырында Һ.Максуди Казанга кайта. Ләкин ул иректә озак яши алмый. 1937 елның гыйнварында тагын шул ук контрреволюцион эшчәнлектә гаепләп аны кабат кулга алалар.

1938 елның 10 гыйнварында Һ.Максудига ачылган «эш», сәламәтлеге бик начарлану сәбәпле, туктатыла һәм 1939 елның 2 февралендә ябыла. Аңа, шулай итеп, хөкем карары чыгарылмыйча кала. Төрмәдән чыккач, Һ.Максуди инде озак яши алмый, ул 1941 елның 28 июнендә вафат була. Кабере Яңа Бистә зиратында, Тукай кабере белән янәшә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар вакытлы матбугатында аның үлеме турында хәбәр булмый. Әмма 1941 елның көз башында Әнкарада чыгучы «Яңа сабах» гәзитендә (1941 ел 17 декабрь) Г.Баттал-Таймасның Һ.Максудига багышланган мәкаләсе чыга. Анда:

«Һ.Максуди төрки дөньяның танылган фикер адәмедер. Ул Әнкара хокук факультеты профессоры Садри Максуди Арсалның олы туганыдыр, һәм С.Максудиның бу дәрәҗәгә житүендә олы туганының да роле, тәэсире зурдыр»

дигән юллар да бар. «Җөмһүрият» гәзитенең октябрь ае санында исә М.Фәйзи-Тогайның Һ. Максудиның үлеменә багышланган мәкалә-некрологы чыга.

Әхмәтһади Низаметдин улы Максудов 1995 елда Россия Федерациясенең 18.10.91 елгы «Сәяси репрессия корбаннарын реаблитацияләү» турындагы кануны нигезендә гаепсез дип табыла һәм аклана.

Искәрмәләр һәм чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Петербургта 1905 елның 2 сентябреннән чыгып килгән «Нур» һәм Казанда 1905 елның 29 октябреннән чыга башлаган «Казан мөхбире»ннән кала
  2. Ф.Гаффарова. «Әхмәтһади Максуди» мәкаләсе.
  3. китапханә Кәримовлар йортында (хәзерге Габдулла Тукай исемендәге урам, З7 йорт) урнаша
  4. Г.Баттал-Таймас. «Ике Максудилар». 65-бит

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]