Һади Такташ (оештырылган җинаятьчел төркем)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һади Такташ (оештырылган җинаятьчел төркем) latin yazuında])

Һади Такташ
Нигезләнү датасы 1980
... хөрмәтенә аталган Һади Такташ урамы
Барлыкка килгән урыны Һади Такташ урамы[1], Нурсолтан Назарбаев урамы[1], Ботаника урамы[d][1] һәм Марсил Сәлимҗанов урамы[1]
Штаб-фатирының урнашуы Казан, Россия
Гамәлдән чыгу датасы 1999

Һади Такташ1980-елларда Казанның Һади Такташ һәм Жданов урамнары тирәсендә Рәүф Шәрәфетдинев (1963-1993) һәм Әнвәр Хәлиуллин (1958-1992) башлангычы белән оештырылган ОҖТ. 1990-еллар башында ОҖТ ике төркемгә («олылар», җитәкчесе Шәрәфетдинев һәм «яшьләр», җитәкчесе Хәлиуллин) бүленә; төркемара сугыш нәтиҗәсендә ике төркемнең лидеры да һәлак була; «яшьләр» төркемендә лидерлыкны Николай Гусев, соңыннан аның «урынбасары» Радик Галиәкбәрев яулый. «Һади Такташ»ларның төп шөгыльләре рәкет, акча юу, заказ буенча үтерү, янап акча таләп итү, сутенерлык булган. ОҖТ җитәкчеләре 1999 елда кулга алына; суд карары белән Радик Галиәкбәрев һәм Ринат Фәхретдинев - гомерлек төрмә җәзасына, калган 11 кеше 6 елдан алып 24 алга кадәр срокларга хөкем ителә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]