Һади Такташ һәйкәле (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һади Такташ һәйкәле (Казан) latin yazuında])
Һади Такташ һәйкәле
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан һәм Вахитов районы
Урам Һади Такташ урамы һәм Марсил Сәлимҗанов урамы
Булдыручы Асия Миңнуллина, Балашов, Андрей Владимирович[d] һәм Герман Бакулин
Кем истәлегенә Һади Такташ
Материал төре бронза[d] һәм таргылташ
Рәсми ачылу датасы 30 август 2017
Күренеше

Һади Такташ һәйкәлеКазанда 2017 елда, ТАССРның 100 еллыгына әзерлек уңаеннан, татар шагыйре Һади Такташ (1901-1931) исемен мәңгеләштерү максатында ачылган һәйкәл. Казанның Вахитов районында, Кабан арты мәчете артындагы скверда, Һади Такташ урамы белән Марсель Сәлимҗанов урамнары чатында урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1934 елда Татарстан АССР язучылар берлеге оешкач, Һади Такташка һәйкәл ачу тәкъдиме була, язучылар берлеге рәисе Кави Нәҗми берничә мәртәбә әлеге мәсьәләне күтәрә, ләкин ул тормышка ашмый кала[1][2].

2010 елның декабрендә Такташ һәйкәленең эскиз проектына ачык бәйге игълан ителә.

Мәхмүт Гасыймов (2017, гипс), Садри Ахун ясаган һәйкәл өлгеләре бар[3].

Һәйкәл авторлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Скульпторлар — РФ атказанган рәссамы, сынчы Андрей Балашов[4] ( Мәскәү) һәм Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТР халык рәссамы Асия Миңнуллина.
Архитекторы — РФ һәм ТР атказанган архитекторы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Герман Бакулин.

Тантаналы ачу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 елның 30 августында узган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, танылган язучылар, мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашты[5].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Бу һәйкәл вакытны гәүдәләндерә, ә ул чор бертөрле генә түгел иде. Без бу һәйкәлдә вакытны чагылдырырга теләдек
Асия Миңнуллина, һәйкәл авторы
»

Шагыйрь, аягүрә бастырып, уң кулына ачык китап тотып, сул кулын чалбар кесәсенә тыккан итеп ясалган. Кабан арты мәчетенә яны белән борылган. Проектта башта һәйкәлне аслык-күтәрмәгә (постаментка) бастыру каралган булган, соңгы вариантта постамент төшереп калдырылган, берничә баскыч (подиум) гына калган. Шагыйрь сыны артындагы диварларда татар һәм рус телләрендә өзек китерелгән:

Дөнья матур,
шушы дөньяның мин –
ирке чикләнмәгән юлчысы.
ҺАДИ ТАКТАШ

Мир красив,
Я в мире этом путник
И моя свобода безгранична.
ХАДИ ТАКТАШ

Бәяләмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәйкәлнең эшләнеше, урнаштыру өчен сайлап алынган урыны турында фикерләр бертөрле генә түгел[6]

Һәйкәлне төзү өчен ТР бюджетыннан 6 млн сум тотылган[7]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани