Һадый Галиев
Һадый Галиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Һадый Гали улы Галиев |
Туган | 1908 Казан губернасы, Тәтеш өязе |
Үлгән | 1989 Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() |
Һөнәре | укытучы, фирка-хуҗалык җитәкчесе |
Балалар | улы Марат |
Бүләк һәм мөкәфәтләре | ![]() ![]() |
Һадый Галиев, Һадый Гали улы Галиев (1908, Багыш, Зур Таяба вулысы, Тәтеш өязе — 1989, Казан) — фирка-хуҗалык эшлеклесе, Мөслим (1943-1947), Баулы (1947-1952), Зәй (1952-1955) районнары җитәкчесе (район башкарма комитеты рәисе, КПСС райкомының беренче сәркатибе), Татарстан АССР Югары шурасы президиумы сәркатибе (1955-1967). ТАССР табигатьне саклау җәмгыятенең беренче рәисе.
Эчтәлек
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1908 елда Тәтеш өязендә керәстиян гаиләсендә туган. Яшьли ятим кала һәм Тәтештә интернатта тәрбияләнә. Тәтештә җидееллык мәктәпне, Тәтеш педагогия техникумын тәмамлый. Апас районында башлангыч мәктәп мөдире, район халык мәгарифе бүлеге инспекторы, район башкарма комитеты сәркатибе булып эшли. Янәдән укыту эшенә кайта: башта җидееллык авыл мәктәбе, соңыннан Апас урта мәктәбе директоры булып эшли. Сугыш алдыннан Апас районы мәгариф бүлеге мөдире, фирка район комитетынынң кадрлар буенча сәркатибе вазифасында була. Сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда (1943-1947) Мөслим районы башкарма комитеты рәисе. Мөслимнән соң, 1947-1952 елларда Баулы һәм 1952-1955 елларда Зәй районнарын җитәкли (КПСС райкомы беренче сәркатибе вазифасында). 1955-1967 елларда Татарстан АССР Югары шурасы президиумы сәркатибе, ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе урынбасары. 1947-1967 елларда Татарстан АССР Югары шурасы депутаты. Пенсиягә чыккач, республика табигатьне саклау җәмгыятен оештыра һәм аның беренче рәисе була. 1989 елда вафат.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП , 2003.
- Ф.Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: Идел-пресс, 2006. ISBN 5-85247-005-4