Һани Юлдашев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һани Юлдашев latin yazuında])
Һани Юлдашев
Файл:Һ.М.Юлдашев.jpg
Туган телдә исем Һаниелголем Мөҗип улы Юлдашев
Туган 1902(1902)
Уфа губернасы Минзәлә өязе Югары Яхшый авылы
Үлгән 26 июнь 1940(1940-06-26)
Красноярск крае, Сухобузим районы
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре тәрҗемәче
Җефет Гөлсем Кәрим кызы Удюкова
Балалар кызы Раэлли, улы Комин

Һани Юлдашев, Һани (тулы исеме Һаниелголем) Мөҗип улы Юлдашев, рус. Юлдашев Ханиельглум Музипович (1902-1940) — фирка эшлеклесе, тәрҗемәче, сәясәтче, Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсе директоры (1937). РКП (б) әгъзасы (1919 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1902 елда Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Актаныш районы) Югары Яхшый авылында туган. 1920 елларда Казандагы хәрби-сәяси мәктәпне тәмамлагач, Минзәләдә шура-фирка мәктәбендә (рус. совпартшкола) инструктор булып эшли. Соңрак Казандагы Югары шәһәр район комитетында үгетләү-пропаганда бүлеге мөдире урынбасары.

1930-1935 елларда Татарстан дәүләт нәшриятының җаваплы мөхәррире.

«Большевик Татарии» журналының мөхәррир урынбасары-җаваплы сәркатибе.

Казан дәүләт университетының фәнни китапханә директоры.

Милли азчылык вәкилләреннән медицина кадрлары әзерләү курслары җитәкчесе.

Татар телендә дәреслекләр язуы, Мәскәүдә басылган сәяси китапларны татар теленә тәрҗемә итүе мәгълүм.

Сәяси золым[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның 27 маенда Казан шәһәре ВКП (б) Молотов район комитеты бюросы «КДУның фәнни китапханәсендә эшләгәндә инкыйлабка каршы милләтчеләр белән чуалуы һәм аларга яхшы хезмәт шартлары тудыруы өчен» фиркадән чыгара. 1937 елның 5 октябрендә кулга алына. Тикшерү астында 2,5 ел була. Төрмәдә чагында ачлык игълан итә. 1940 елның 17 гыйнварында ССРБ НКВДсы махсус киңәшмәсе «милләтче – фетнәче оешма әгъзасы булуда, татар әдәбиятына троцкичыларны сөйрәп кертүдә» гаепләп, 3 ел сөргенгә хөкем итә. 1940 елда Красноярск крае Сухобузим районында сөргендә үлә. 1956 елда исеме аклана.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Книга Памяти Республики Татарстан. К.: Издательство Книга Памяти, 1993-2010.
  2. Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991. ISBN 5-298-00652-3

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]