Һаннибал Лектер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һаннибал Лектер latin yazuında])
Һаннибал Лектер
Язучы: Томас Һаррис
Әсәрләр: Кызыл аждаһа

Бәрәннәрнең тынлыгы
Һаннибал
Һаннибал: Күтәрелү

Җенес: ир-ат
Яшь: 42 (Кызыл аждаһа вакыйгалары вакытында)
Туу датасы: 20 гыйнвар 1938
Роль башкара: Энтони Һопкинс

Брайан Кокс
Гаспар Ульель
Мадс Миккельсен

Һаннибал Лектер (ингл. Hannibal Lecter) — Томас Һаррис тарафыннан барлыкка китерелгән персонаж. «Кызыл аждаһа», «Бәрәннәрнең тынлыгы», «Һаннибал» һәм «Һаннибал: Күтәрелү» романнарында күренә. Беренче тапкыр «Кызыл аждаһа» романында суд психиатры, серияле үтерүче һәм каннибал буларак күренә. Ул психопат сыйфатларын күрсәтә, искиткеч интеллектка ия. Интеллект аңа медицина даирәләрендә атаклылык китерә, ә каннибализм гади кешеләр арасында.

Тәнкыйть һәм бәяләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Британиянең «Empire» басмасы версиясе буенча Һаннибал Лектер Хопкинс башкаруында йөз иң бөек кино геройлары рейтингында егерме беренче урынны били[1].
  • «IGN» сайты Һаннибал Лектерны «25 иң яхшы куркыныч фильмнардагы явызлар» исемлегендә 6-нчы урынга куя[2].
  • 2016 елда «Rolling Stone» журналы «Һаннибал» сериалыннан Лектерны «Бөтен заманның 40 иң бөек телевизион явызлары» исемлегендә 18-нче урынга куя[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. The 100 Greatest Movie Characters.
  2. Jesse Schedeen (2013-10-31). The Top 25 Horror Movie Villains. әлеге чыганактан 2013-04-15 архивланды. 2013-04-11 тикшерелгән.
  3. Collins, Sean T. (2016-02-09). 40 Greatest TV Villains of All Time. Rolling Stone. 2017-07-17 тикшерелгән.