Һариһаралайя

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һариһаралайя latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
{{{Борынгы шәһәр}}}
Исеме Һариһаралайя
Дәүләт Камбоджа байрагы Камбоджа
Координаталары 13°20′N, 103°58 O
Нигезләнүе датасы Б. э. VIII гасыр ахыры – IX гасыр башы
Нигезләнүчесе Камбоджа патшасы Джаяварман II
Җимерелү датасы 1170 еллар
Археология мәдәнияте Преах Ко.
Хәзерге исеме хәрабәләр

Һариһаралайя (альтернатив исем - Ролуос). Көньяк-көнчыгыш Азиядә, Камбоджада, Сием Реап провинциясендә урнашкан, координаталары 13°20′N, 103°58 O булган гыйбадәтханә. Төзүчесе - Джаяварман II, материалы - комташ, латерит, кирпеч. Безнең эраның 9-ынчы гасырында төзелгән. Халәте - хәрабәләр. Архитектур стиль - Преах Ко.

Һариһаралайя (Һариһаралай) Камбоджа, Сием Реап янында Ролуос дип мәгълүм булган даирәдә борынгы Кхмер империясенең борынгы шәһәре һәм башкаласы. Хәзерге вакытта, шәһәрдән бөтен калган нәрсә ул берничә патша гыйбадәтханәсе: Преах Ко, Баконг, Лолей.[1]:60[2]:353–357

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу Харихараның Камбоджада Пхном Дадан 7-енче гасыр Харихара сыны.

"Һариһаралайя" Ангкорга кадәр Камбоджада мәшһүр булган Һинду Ходае - Һариһарадан алынган. "Һариһара" исеме үз чиратында "Һари" (Вишну сахасранамадагы Вишну исемнәрнең берсе) һәм "Һара" (бу Һинду Ходае Шиваның исеме) исемнәреннән алынган. Һариһараның Камбоджа чагылышлары ир кеше булган, аның бер ягында Вишнуның атрибутлары булган, ә башка ягында Шива атрибутлары булган. Мәсәлән, Ходайның башы каплавы митра тибындагы баш киеме (Вишну атрибуты) һәм башка яктан чәч үременнән (Шива атрибуты)ннан торган.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баконг - Һариһаралайяда Патша Индраварман I тарафыннан нигезләнгән патша тау гыйбадәтханәсе.

Безнең эраның 8-енче гасыр ахырына, Камбоджа патшасы Джаяварман II бөек күл Тонле Сап янында киң территорияләр яулап алган. Бу вакытның кимендә ниндидер вакыты эчендә ул Һариһаралайяда үзенең башкаласын нигезләгән.[3][4]:98 Шулай да, ул безнең эраның 802-енче елында үзен илнең универсаль монархы дип игълан иткән, ул аны Һариһаралайяда түгел, ә Пхном Кулен Платосының Махендрапарватада эшләгән. Соңрак ул Һариһаралайя башкаласына кайткан һәм анда 835 елда үлгән.[5]

Джаяварман II-нең варисы Джаяварман III һәм соңрак Индраварман I булган, алар патша тау гыйбадәтханәсен төзеп бетерү өчен җаваплы булганнар, ул Баконг буларак мәгълүм булган һәм шулай ук Индрататаканы төзү өчен җаваплы булган (Кхмер архитектурасы).[4] Индраварман I гыйбадәтханәнең доминант дини символын - Шри Индрешвараны лингамны 881 елда изгеләштергән (бу исем патшаның исеме белән Шива исеме белән комбинациясе). Индраварман I шулай ук күпкә кечкенәрәк гыйбадәтханәне төзегән Преа Ко ("Изге үгез"), ул 880-енче елда төзелгән булган. 889 елда Индраварман I-нең варисы аның улы Ясоварман I булган, ул Лолей гыйбадәтханәсен төзегән (бу "Һариһаралайя"ның башкача әйтелеше булырга мөмкин), ул Индрататака ясалма утравында төзелгән булган.[6] Ясоварман I шулай ук хәзерге Сием Реапның төньягында Ангкор Тхомдан төньякта яңа шәһәр нигезләгән һәм аны Яшодхарапура дип атаган. Ясоварман яңа шәһәрне һәм аның башкаласын төзегән һәм Пхном Бакхенг буларак мәгълүм яңа патша гыйбадәтханәсен төзегән. Яшодхарапура 1170-енче елларга кадәр торган, шуннан соң ул Чампадан бәреп керүчеләр тарафыннан таланган булган.[7]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Freeman, Michael and Jacques, Claude. Ancient Angkor. River Books. 2006. Калып:ISBN.
  • Falser, Michael. The Pre-Angkorian Temple of Preah Ko. A Sourcebook of the History, Construction and Ornamentation of the Preah Ko Style. White Lotos Publication. Bangkok 2006. (200 pages, Калып:ISBN)

Асбилгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Higham, C., 2001, The Civilization of Angkor, London: Weidenfeld & Nicolson, Калып:ISBN
  2. Higham, C., 2014, Early Mainland Southeast Asia, Bangkok: River Books Co., Ltd., Калып:ISBN
  3. O'Reilly, Dougald J.W. Early Civilizations of Southeast Asia. Rowman & Littlefield Pub Inc. 2006. Калып:ISBN. pp.123-124
  4. 4,0 4,1 Coèdes, George (edited by Walter F. Vella; translated by Susan Brown Cowing). The Indianized states of Southeast Asia. University of Hawai`i Press. 1986. Калып:ISBN. p.110ff
  5. Freeman and Jacques, p.9.
  6. Аның төньякка таба күчерелүенең сәбәбе мөгаен Индраварманның төньяк якны башкаланы Ангкор урынына күчерергә теләгәндә тиз ябып куюында.
  7. Freeman and Jacques, p.9ff.