Эчтәлеккә күчү

Һарун пәйгамбәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һарун пәйгамбәр latin yazuında])
Һарун пәйгамбәр
Сурәт
Туу урыны Мисыр
Ата Амрам[d]
Ана Иохаведа[d]
Кардәш Муса[d][1][2] һәм Мириам[d]
Каллиграфическое произведение
 Һарун пәйгамбәр Викиҗыентыкта

Һарун (гарәп. هارون) Әбү әл-Фәраҗ («юаныч атасы») — Ислам пәйгамбәре, Муса пәйгамбәрнең абыйсы. Инҗилдәге беренче рухани Һарун (Аарон) белән тиңләштерелә.

Һарунның пәйгамбәрлек хезмәте аның абыйсы Мусаның тормышы белән тыгыз бәйле булган. Мәсәлән, Муса Тәүратны алырга баргач, Һарунны яһүдләрнең хакиме итеп калдырган һәм Муса белән Фиргавен янына киткән.

Гайсә пәйгамбәрнең әнисе Мәрьям Һарун нәселеннән булган.

Мөселманнар Һарун тавында җирләнгән Һарун пәйгамбәрнең каберен бик хөрмәт итәләр.

Һарунның исеме Коръәндә 20 тапкыр очрый.

Йосыф пәйгамбәрнең үлеменнән соң, Мисырда яшәүче Исраил халыклары күпмедер вакыт ул күрсәткән юл белән яшиләр. Әмма аннары алар тәкъвалыкны оныталар. Ә шул ук вакытта Мисырда коптлар идарә итә башлый, алар һолдызларга һәм потларга табына торган булалар. Коптлар Исраил халкына тәкәбберлек белән карыйлар, аларга иң авыр хезмәтләрне тапшыралар.

Исраил халкы бик күпсанлы була. Аларның саны арту коптларны һәм фиргавенне борчый. Бер күрәзәче алар арасында фиргавен хакимиятенә зыян салачак бала тууы турында фараз ясый. Шуннан соң фиргавен Исраил балалары арасында туган барлык ир-балаларны үтерергә әмер бирә. Муса пәйгамбәр нәкъ шул чорда туа. Аны үтермәсеннәр өчен, әнисе аны сандыкка салып, елгага ыргыта. Шуның нәтиҗәсендә Аллаһ ярдәме белән Муса фиргавен сараенда үсә. Ә Һарун пәйгамбәр бу вакыйгалардан иртәрәк туа.[3]